Алар юлларга яңа тормыш бирә
Асфальт юлдан җилдерүләре күңелле. Бу рәхәтлекне хәзер олы юлдан эчкәре урнашкан авыл халкы да татый башлады. Күптән түгел (15 июль) Кызылъяр авылына барырга туры килде. Юлында тулы көчкә эш бара иде. Авыл эченә ялтырап торган асфальт юлдан кердек. Бүген инде анда эшне төгәлләп киләләр.
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы бригадалары башкарган хезмәт ул. Бүген филиалның төп көчләре Шурабаштан Байкал авылына һәм Яңа Кенәрдән Яңа Ашытка бару юлларын асфальтлауга юнәлтелгән. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуын үз күзләребез белән күреп кайтырга булдык. Юлга кузгалыр алдыннан “Тат- автодор” җәмгыяте Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев белән сөйләштек. Очрашкан саен ул безне үзләрендә эшләүче тырыш кешеләр турында сөйләп гаҗәп- ләндерми калмый.
– Быел “Катерпиллер” компаниясенең Германиядән килгән вәкиле республикада үзләренең техникасында эшләгән осталарны җыйды, – дип сөйләде Альберт Сафиев. – Безнең филиалдан анда грейдерда эшләүче Түбән Мәтәскәдән Рамил Гайнетдинов һәм бульдозерда эшләүче Теләчедән Илгиз Саттаров катнашты. Рамил Гайнетдинов чит ил белгечен үзенең оста грейдерчы булуы белән сокландырды. Чит ил белгече хәтта ике баш бармагын күрсәтеп мактады.
Чит ил кешесен шаккатырган Рамил
Без Рамил Гайнетдиновны Байкал авылы юлында эзләп таптык.
– Ничек чит ил вәкилен шаккатыра алдыгыз? – дип сорадык.
– Грейдер эшенең нечкәлекләрен сезгә аңлатып бетереп булмас, – диде Рамил.
Ярдәмгә филиалның баш инженеры Рамил Галәветдинов килде.
– Грейдер буенча фәнни эшләр яклаган чит ил вәкиленә Рамил бу техниканың мөмкинлекләрен хәтта булмастайны да дәлилләп күрсәтте. Шуңа исе китте кунакның.
Рамил Гайнетдинов 1985 елдан юл эшендә. Башта машинада эшләгән. 25 ел инде грейдерда.
– Элек юл эше бик авыр иде, – дип сөйли Рамил. – Кышын буранлы вакытларда юлда кунып калган вакытлар да булды. Хәзер бөтенләй башка. Техникасы гына да ни тора!
– Грейдерчы хезмәтен күп еллар өйрәнергә кирәк, – диде баш инженер. –Грейдерчы булып туарга кирәк, диләрме әле!
– Пөхтә һәм төгәл эшләргә кирәк инде...
– Дәүләт бүләкләрегез бармы?
– Рәхмәт, җитәкчелек тырышканны күреп һәм бәяләп тора. Премияләр алабыз. Россия һәм республика министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар.
Заманча эшлиләр
Филиал җитәкчесе Альберт Сафиев белән быел Арча районында (Әтнә һәм Теләче районнарына да хезмәт күрсәтә алар) асфальтланган һәм асфальт-
ланасы юлларны санап чыктык. Арча–Теләче юлы, Арчаның Тукай, Такташ, Нижняя, Казан, Ямашев урамнары, Казансу паркы, Кызылъяр, Яңа Ашыт, Байкал авыллары юллары... Планнан тыш эшләр дә бар әле. Авыл юллары Федераль программа нигезендә эшләнә. Филиалда 6 төрле бригада эшли. Алар җир эшен башкара, асфальт юлның нигезен эшли – ком, таш җәя, юл астына аркылы торбалар суза, асфальт түши, юлдан төшү-менү юлларын эшли, юлларны карап тора. Иң зур бригада – асфальт түшәүчеләр, 15ләп. Эш урынына автобуска төялешеп чыгып китәләр. Кием, туклану мәсьәләсе дә уйланылган. Ризыкны эш урынына илтәләр яки ашханәдә тукланалар. Салат, ризыкның беренчесе, икенчесе, чәй янына камыр ризыгы – барысы бергә 30 сум тора. Ел саен медицина тикшерүе үтеп торалар.
Элек иске асфальт җитештерү заводы сәгатенә 25 тонна асфальт җитештерсә, хәзерге яңасы сәгатенә 240 тонна чимал эшләргә сәләтле. Асфальт составын электрон дозатор көйли. Яңа Ашыт юлында без бульдозерның роботлашкан тахеометр ярдәмендә эшләгәнен күрдек. Гади генә әйт- кәндә, проект кертелгән әлеге робот юл читендә механизаторга сыйфатлы итеп эшләргә ярдәм итеп тора. Робот күрсәтмәсен трактордагы тәлинкә тотып ала. Ә механизатор тәлинкә биргән мәгълүматлар нигезендә эшне көйли. “Бу безнең дә эшне җиңеләйтә, юл да нәкъ проекттагыча тигез, сыйфатлы килеп чыга”, – ди механизаторлар.
– Эштән китүчеләр бармы? – дип сорыйбыз.
– Юк, – диде баш инженер Рамил Галәветдинов. – Вакытлыча эшкә керүчеләр арасында булгалый. Дөрес, шундый бер очрак булды. Эшкә әйбәт бер шофер килде. Әмма соляр урлап янды. Машиналардагы ягулыкны сарыф итү бездә электрон системага көйләнгән.
Арча филиалының ишегалдында да эш тукталмый
27шәр тонна йөк ташучы “Вольво” машиналары вак ташны төзелеш барган юлларга ташып кына тора. Биек итеп өелгән таш тавы янына “Вольво”да Радик Галәветдинов килеп туктады.
– Байкал юлына таш ташыйм, – ди. – Юл ерак – 65 километр. Эш күп. Чабабыз.
Йөк машиналарына ташны төягеч белән Роберт Сафиев төяп тора. “Эсседә бик кыен түгелме?” – дип сорыйбыз.
– Чит ил техникасы кеше өчен эшләнгән, – дип мактады Роберт төягечен. – Ишек, тәрәзәләреннән тузан керми, эссе икән кондиционерын җибәрәсең.
Икенче бер төягечтә Данил Хәкимуллин, ком белән тозны буташтырып, кышкы юлларга чимал әзерли. Эшеннән канәгать. “Ипотекага фатир алдык, ай саен кредитны түләп барырга кирәк, эшле булуың, хезмәт хакын вакытында алып торуыбыз, премияләрнең дә язылуы бик әйбәт”.
Тигез асфальт юлдан җилдерүе рәхәт
Ә аның эше?! Башта бөтен дөнья актарылып ташланган кебек. Авыр хезмәт. Юлның өстен дөбер-шатыр ватарга-җимерергә, алырга, юлларны кисеп, торбалар урнаштырырга, ком-таш җәяргә кирәк, тиешле нигез барлыкка килгәч кенә, асфальт түшәргә тотыналар...
Яңа Ашыт юлы төзелешендә яшь прораб Ришат Шакиров белән шул турыда сөйләштек.
– Һәр юл үзенчә авыр, – ди Ришат. – Институттан соң 7нче җәемне эшлим. Авыл эчендәге юлларны төзү кыенрак, халыкка җайлашырга кирәк.
Юл аркылы торбалар салу бригадасында бердәнбер хатын-кыз Земфира Каюмова эшли. “Ир-ат арасында эшләргә ияләнгән инде”, – ди.
Байкал юлы төзелешендәге яшь мастер Илнур Хөсәенов:
– Монда эшләвемә горурланам, – диде. – Гадәттә юлчыларны сүгәләр. Ә бит күпме хезмәт куябыз без бу юлларга! Сыйфат буенча таләп катгый. Гел тикшереп торалар. Рәхмәт, Байкал авылы халкы әйбәт каршы алды. Асфальт түшәгәч, ышанмыйча хәтта тотып-тотып карадылар.
...Кайтыр юлга кузгалдык. Юлда барганда Арча филиалында эшләүчеләр бер-берсенә кул күтәреп, сәлам биреп китәләр. Күңелле күренеш. Көнебезне менә дигән юлчылар белән үткәргәнгә күңелләребез үсеп кайтты. Исәнлек-саулык, авыр хезмәтләрендә уңышлар телик үзләренә.
Румия Надршина