Үзара салым акчалары ничек тотыла?

2017 елның 11 августы, җомга

Үзара салым акчалары ничек тотыла?

Район хакимиятенә, безнең район газетасы редакциясенә үзара салым акчаларын тотуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр алына: акча җыелган, әмма эш башланганы күренми, димәк, җирлек башлыклары эшләп җиткерми, эш башкаручыны кем билгели, референдум карары белән билгеләнгән сроклар нинди һ.б. Без бу сорауларны районның финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлевка юлладык һәм үзара салым акчаларын тоту тәртибен аңлатып бирүен сорадык.

– Гражданнарның үзара салым акчалары җирле бюджетлар керемнәренең бер чыганагы булып тора, – диде ул. – 2003 елның 10 июнендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында”гы 131 номерлы Федераль законның 56нчы маддәсе нигезендә, җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү өчен җыела торган бер тапкыр түләүләр үзара салым акчасын тәшкил итә. Гражданнарның бер тапкыр түләү акчаларын җыю һәм файдалану мәсьәләләре җирле референдумда хәл ителә. Гражданнарга үзара салым түләүләре күләме аерым категория гражданнардан тыш, берәмлек территориясендә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бертигез итеп билгеләнә. Аерым категория гражданнар өчен ул киметелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендәге карары нигезендә, үзара салым акчалары республика бюджетыннан халыкның 1 сумына 4 сум исәбеннән арттырып финанслана.

Үзара салым акчаларын җыю срогы – агымдагы финанс елының беренче кварталы. Җирле үзидарә органнары, агымдагы финанс елының беренче кварталы узып 15 көн узуга, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына бюджет акчасы алу өчен документлар тапшыра. Министрлык җирле үзидарә органнарыннан килгән документларны 15 көн эчендә карый. Уңай хәл ителгәндә, финанс–бюджет палатасы хаты нигезендә республика Финанс министрлыгы тиешле акчаны җирле үзидарә органнары счетына күчерә.

Үзара салым акчалары гражданнардан үзара салым җыю турындагы карарларда күрсәтелгән җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен тотылырга тиеш һәм алар башка максатларда тотыла алмый.

Җирле үзидарә, заказчы буларак, план–график һәм сатып алулар планы төзи һәм раслый, ул планнарны Бердәм мәгълүмат системасындагы сатып алулар өлкәсенә урнаштыра (срок 10 көн). Аннан соң ТР Финанс министрлыгы казначылык департаментының территория бүлекчәсе заказчы гаризасын финанс экспертизасы узу өчен, Төбәк мәгълүмат системасына җибәрә (срок 3 көн).

Финанс экспертизасы узганнан һәм Бердәм мәгълүмат системасы хәбәрен алганнан соң, вәкаләтле орган – район башкарма комитеты аукционда катнашуга гариза бирә (гариза бирү срогы 7–14 көн). Алынган гаризалар өч көн эчендә карала. Өченче эш көнендә аукцион үтә. Аукционда җиңүче контракт проектын заказчыга җибәрә, аңа 10 көн эчендә кул куела. Контрактка кул куйганнан соң, чыгымнарны түләүгә, гариза барлык документлар белән, акча күчерү өчен ТР Финанс министрлыгы казначылыгы департаментына тапшырыла (карау срогы 3 көн). Документларның нигезле булуын тикшергәннән соң, акча эшләр һәм хезмәтләр башкаручыга күчерелә.

Р.S. Газетабызның киләсе саннарында быелгы үзара салым акчалары ничек тотылуы хакында язмалар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International