Авыл хуҗалыгы

2017 елның 11 августы, җомга

Авыл хуҗалыгы

“Кырлай” ширкәтендә иртә өлгерә торган сортлы бәрәңге ала башладылар. Әлегә бер комбайн эшли. 

Заказ булганда күбрәк тә алабыз, ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Сабиров.

Бәрәңгене Яңа Иябаштагы яшелчә саклагычка кайтаралар. Шунда аралап, сеткаларга тутыралар. Хуҗалык кәбестәне соңгы елларда шактый мәйданда үстерә. Быел салат үстерә башлаганнар, хәзер аның да уңышын җыю белән мәшгульләр. Кул көче сорый торган эшләр, әмма файдасы зур, табышы бар, диделәр. Басуда эшләүчеләргә көнгә 500әр сум түлиләр.

Ташкичү мәктәбе укучылары Булат Гатауллин, Марсель Пачко быел 8 сыйныфка барачак, Илгиз Галәветдинов 9нчы сыйныфны тәмамлаган, техникумга укырга керергә җыена. Рамил Хәйретдинов техникумда укый инде. Әнфис Галәветдинов 5нче сыйныфка барачак. 

Без аларны хуҗалыкның көтүлегендә очраттык. “Бездә көтүче проблемасы юк, — ди инвестор Айдар Габбасов. — Һәр елны өлкәнрәкләр укырга китә, алар урынына яңалары килеп тора”.

Зоотехник абыйлары Сабантуйда үзләрен мәйдан әйләндереп, һәркайсын 500әр сум акча белән бүләкләгән.

“Ай саен 14–15 мең сум акча алабыз”, — ди егет-малайлар. Берәр рулон печән дә биргәннәр үзләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International