Беренче ашлык килде!

2017 елның 11 августы, җомга

Беренче ашлык килде!

Икмәк булса, җыр да була, дип башлыйм әле сүземне. Күпме генә кабатласак та, искермәстер алар. Чөнки нинди генә бәйрәм, тантана булмасын, икмәктән башка табынның яме булмый. 8 августта Арча элеваторына икмәк тә килде, җырлар да яңгырады. Бу көнне “Яңарыш” хуҗалыгы шоферы Фаяз Габделхаков арбалы “КамАЗ” машинасы белән 2017 елның беренче уңышы ашлыгын китерде.

Ару–талуны белмәс Нәсимә Гарифуллинага рәхмәт. Ни арада артистларын җыеп алып килергә дә өлгергән. “Яшь йөрәкләр” ансамбле игенчеләр хөрмәтенә җырлар бүләк итте, күңелләрне җилкендереп чыгыш ясады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов тантанага җыелучыларны көтеп алган вакыйга белән тәбрикләде, һәркемгә тазалык–саулык, уңыш-лар теләде. Ул Фаяз Габделхаковка район башлыгының Дипломын тапшырды. Элеватор җитәкчелеге дә истәлекле бүләк әзерләгән иде.

– Без якындагы көннәрдә икмәк ташучы машиналар артыр дип көтәбез, – диде Ренат Гатиятов. – Басуларда уңыш бар, хәзер аны югалтуларсыз амбарларга урнаштырасы калды.

 Әйе, районның кайсы гына хуҗалыгына барма, басуларда мул уңыш өлгерүен күреп куанасың. “Габбасов” ширкәтендә дә шулай.

Яңа оешып эшли башлаган хуҗалык өчен елның әйбәт килүе икеләтә мөһим. Чөнки тагылган бурычлар чабудан тарта, халыкка да кешечә түлисе килә. Ашлык бәясе бик югары булырга охшамаган, шуңа күбрәк фураж, азык әзерләп терлекчелекне алга җибәреп булмасмы, дип өметләнәләр.

– Арпаны саерак, куе итеп чәчкән идек, – ди җитәкче Айдар Габбасов. – Болай эшләп уңдык, нәтиҗәсен үзегез күрәсез.

Әйе, арпа басулары сокланырлык, арышка кадәр аны җыеп алырга туры килмәгәе, дип торалар. Борчак та өлгереп килә. Язгы бодай басуларын да “Күз тимәсен!” дип карап үттек. Рапс уңышы әйбәт булачак, дип көтәләр.

Быел яңа “Полесье” комбайны кайткан. Ашлык чистарту линиясе әйбәт хәлдә.

Тулы көчкә азык әзерлиләр. Яшел масса шундый калын, бер “Ягуар” комбайны тураганны ун машина һәм трактор көчкә ташып өлгерә. 600 гектардагы кукуруз да күзгә күренеп күтәрелә.

Быел чәчкән тукранбаш бик әйбәт тишелеш биргән. Картайган күпьеллык үлән басуларын яңартырга керешкәннәр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International