Яңа уку елына әзерлек

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Яңа уку елына әзерлек

Районда 20 августка кадәр “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе бара.

Бу уку елында Арча районында 648 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Алар арасында 171 бала ярдәмгә мохтаҗ. Акция кысаларында 2-11 сыйныф укучылары арасында аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче 77 балага да ярдәм күрсәтеләчәк.

Узган атнада Шушмабаш һәм Сикертән мәктәп- ләрендә “Исәнме, мәктәп!” бәйрәмнәре узды һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов 40 балага иганәчеләр әзерләгән мәктәп әсбаплары тутырылган букчалар бүләк итте. 1нче сыйныфка барачак балаларга өлкән сыйныф укучылары концерт куйды, аннан аларны мәктәп белән таныштырдылар. Бәйрәм мәктәп ашханәсендә кайнар коймактан авыз итеп, тәмле чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International