Күлтәс урамнары яктырган

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Күлтәс урамнары яктырган

Үрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасы  исәбенә күп эшләр башкарылуы турында узган ел язган идек инде. Быел тагын шул якка юл тотарга туры килде. Шушы җирлеккә кергән Күлтәс авылыннан шалтыраттылар, безнең авыл урамнарын танымассыз да, бер күреп китегез әле, диделәр.

Үрнәк авыл җирлеге бинасын танымый тордым: республика программасы нигезендә ныклап  төзекләндергәннән соң күргән юк иде әле. Шәп килеп чыккан! 16 авылны берләштергән, иң актив эшчәнлек алып баручы җирлек моңа лаек, игелеген күрсеннәр.

Шушы бинага сокланып кереп килгәндә, каршыга Фәнәвил абый Мусин очрады. Казанка авылыннан ул, заманында авыл җирлеген җитәкләде. Һаман да шул Фәнәвил абый, йөзендә һәрвакыт елмаю, ягымлы кеше. Хәзер мулла вазыйфаларын башкара. Килүемнең сәбәбен белешкәч:

– Элегрәк үзара салым акчасы сорап кергәч куып чыгаралар иде, хәзер кайчан җыясыз инде, дип үзләре киләләр, – диде ул. – Менә Казанка урамына да таш җәйделәр, бик әйбәт килеп чыкты.

Ул арада авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов та кайтып җитте. Күлтәскә бару уңаенда Урта Пошалымга да алып кереп чыкты.

– Менә быел зират коймасын эшләп бетердек, узган көз башлаган идек, – диде ул. – 2014–2015 елларда урамнарны карый башлаган идек. Быел Күлтәстә эшләр тәмамлангач биредә дәвам итәчәкбез.

Дөресен генә әйткәндә, Күлтәскә бераз шикләнебрәк тә килгән идем. Чөнки соңгы тапкыр булганда күңелсез тәэсир калган иде. Экология комиссиясе белән идек без.Бөтен авыл белән шайтан таякларына күмелгән, ут–мазар чыга күрмәсен инде, дип киткән идек.

Бүген Күлтәс җыйнакланган, карт агачларның күбесеннән арынган (“Урман хуҗалыгы булышты”, – диде җирлек  башлыгы), яктырып киткән. Балтачлар түшәгән юл кояш кебек балкый. Алар үзләре дә шунда. Җитәкчеләре Рафил Хафизов белән Наласада очрашкан бар иде инде. Үзе урында  басып торып эшкә контрольлек итә. Хилафлык китермичә эшләгәнгә маркалары югары аларның. “Без карарга килгәндә авыл урамына “УАЗ” машинасы керә алмады”, – ди Рафил.

Асфальт кебек тигез юлдан килүче өлкән яшьтәге кеше белән сөйләшеп алдык. Шушы авылда туып–үскән Шамил Рамазанов икән. Аның йорты авылның иң очында, яңа юл шуннан башлана.

– Әйбәт булды! – диде ул. – Кайткан кеше машинасын авыл кырыенда  калдыра иде.

Азрак күңелсез темага да күчеп алдык.

– Без унбер бала идек, – диде Шамил абый. – Беребез дә авылда калмады. Мин дә җәй яшәү өчен генә кайтам.

– Юл булгач авыл яшәячәк! – диде авыл җирлеге башлыгы. – Буш урыннар калмады диярлек инде, алып бетерделәр. Урыны бик  матур бит, янәшәдә генә урман.

Шушы авылда туып–үскән билгеле шәхес Зәкәрия Әкбәровның улы Олег Күлтәс өчен күп игелекләр эшләгән: сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куйдылар, кое, чишмәләрне төзекләндерделәр, урам утларын яңарттылар.

Авылдан ферма, ындыр табагы тирәләрен тәртипкә салсалар, нинди шәп буласы, дигән теләк белән киттем.

Авыл җирлеге башлыгы: “Мин үзем дә юл төзүче булып беттем бугай инде”, – дип юкка гына әйтми. Быел 16 авылның 12сендә (дүрт авылда инде юллар каралган) урамнарга таш җәелә. Узган елның икенче яртысында һәм быелның беренче яртыеллыгында җыйналган үзара салым акчалары артып кайткач 7 млн. 359 мең 250 сум тәшкил иткән. Шуның 6 млн. сумнан артыгы урамнарны төзекләндерүгә тотылачак. Калган акчага Күлтәс, Алга–Көек, Үрнәк, Иске Төрнәле, Апайкина–Гарь, Сурнар, Тылаңгыр авыллары зиратлары коймалары яңартыла. Кече Төрнәледә урам утлары куелган, өч зиратның картайган агачларын кискәннәр.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International