Хыялларыгызны чынга ашырыгыз!хыялларыгызны чынга ашырыгыз!

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Хыялларыгызны чынга ашырыгыз!

Закировлар — иҗади гаилә. Җыр-моңга сәләт әниләре Раушаниядән күчкән. Сәнгать өлкәсендә кайнап яшәүче ананың балалары да кечкенәдән үз янында. Элек әниләре чыгыш ясаганда сәхнә артында йөргән Камилә белән Данил хәзер үзләре сәхнә тота, сеңелләре Айсылуны да үзләренә ияртү ниятләре. Гел сәхнәдә алар, районыбызда бар чарада диярлек катнашалар. Ә сәхнә серләренә, җырлау, уен коралларында уйнау осталыгына балалар Арча сәнгать мәктәбендә өйрәнә.

Балаларының әлеге мәктәпкә яратып йөрүләренә Раушания ханым канәгать. Үзе шушы мәктәптә ата-аналар комитеты рәисе буларак та фикерләре белән уртак- лашты. “Балаларымның биредә укуларына бик шатмын, ел саен профессиональ яктан камилләшә баруларын күрәм. Бу мәктәп балаларның талантын ачуда ярдәм итә, алар белән үз эшләренең остасы булган педагоглар шөгыльләнә. Балаларымның гадәти мәктәптә “4”, “5” кә укуларында да шушы мәктәпнең ярдәмен тоям. Чөнки биредә алар тәртипкә, алларына максат куеп, шуны тормышка ашырырга өйрәнә”.

Арча сәнгать мәктәбе замана белән бергә атлый. Кайда нинди технология кулланыла, яңа программалар кабул ителә, һәммәсен тормышка ашырырга тырышалар. Әнә шул программалар нигезендә мәктәп ел саен диярлек укучыларын яңалыклар белән каршылый. Быел, “Асылъяр” мода театры үзенә балаларны җыячак. Театрның үзенчәлеге —  киемнәр милли стильне үз эченә алган. Укучыларга милли орнаментлар белән бизәлгән кием тегү, бизәү осталыкларын гына өйрәтеп калмыйча, моданың тарихын да, бию, дизайнерлык серләренә, иң мөһиме — шул гүзәл киемнәрне киеп сәхнә йөрешенә дә өйрәтәчәкләр. Кыз балаларга гына түгел, ир малайларга да боларны белү зыян итмәячәк. Бу бүлеккә ике төркем җыела: 5 яшьтән 9 яшькә һәм 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар. Гел матур киемнәре белән сәхнәдәге чыгышлары вакытында күзләрне иркәләүче балалар, театр тәкъдим иткән киемнәр белән тагын да гүзәл күренәчәк, димәк.

Киемнәр димәктән, ел саен Җиңү парады көнендә әлеге мәктәпнең тынлы оркестры күпләрнең игътибарыннан читтә калмыйдыр. Яшүсмерләр үткән гасыр стилендәге киемнәре белән тынлы уен коралларында туган аһәңнәрен райондашларыбызга бүләк итә. Мондый уен коралларында җиренә җиткереп нык теләге булган, көчле рухлы, моң сәләтенә ия булган балалар гына уйный ала. Әле 8 ел гына эшләп килсә дә, бу бүлек инде укучылары белән горурлана. Казаннан кайтып өйрәтүче укытучы Сергей Кондратьев һәр баланың сәләтен ачарга тырышып, бар күңелен биреп эшли һәм укучыларын ел саен Казан музыка көллиятенә укырга керергә әзерли. Көллиятнең тынлы уен кораллары бүлегендә бүгенге көндә 4 бала белем ала. Теләге булган һәр балага вакытын да, киңәшен дә кызганмый укытучы. Быел да 10 яше тулган балаларны үзе җитәкләгән бүлеккә чакырып кала. Тынлы оркестрда уйнау, бердән баланың сәламәтлеге, сулыш юллары өчен файдалы булса, икенчедән, балалар патриотик тәрбия рухында хәрби дисциплинага да өйрәнә. Ә мондый тәрбия тормышта кем генә булсаң да, һәрвакыт мөһим.

Арча сәнгать мәктәбе ел саен 100гә якын баласын фатыйха биреп тормыш киңлекләренә очыра. Һәм аларның күбесе киләчәген музыка өлкәсе белән бәйләргә дип биредә алган белемнәре нигезендә уку йортларында укуын дәвам иттерә. Коллектив республикада үз урыннарын табып эшләүче укучылары белән горурлана.

Мәсәлән, Райлә Фәтхуллина җитәкләгән рәсем сәнгате бүлегендә укып чыккан Айгөл Шакирова һәм Йолдыз Салихова РФ Президенты премиясе ияләре. Җырчы Мөнир Мәрданов халыкара хәйрия фонды стипендиаты. Сәләтле укучылары, аларның уңышлары белән горурланып яши мәктәп. Укытучылар да сәләтле балаларны үстерү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый — кайда нинди конкурс барлыгын белеп, шундук катнаштырырга ашыгалар. Әлбәттә, әти-әниләр белән бер булып.

Быел мәктәп укучыларын түбәндәге бүлекләргә кабул итә: музыкаль бүлек (фортепиано, синтезатор, гитара, скрипка, баян, гармун, аккордеон, думбра, курай, вокал) балаларны 7 яшьтән кабул итә, комиссия тыңлап карап ала; театр бүлеге — 7 яшьтән; агачтан кисеп эшләү бүлеге — 9 яшьтән; рәсем сәнгате бүлеге — 10 яшьтән; рәсем сәнгате + инглиз теле — 7 яшьтән; хореография бүлеге — 7 яшьтән; тынлы оркестр бүлеге 10 яшьтән; иртә үсеш мәктәбе (музыкаль грамоталык, бию, инглиз теле, иҗат дәресләре, логоритмика, мәктәпкә әзерлек) — 5–6 яшьтән.

Шулай ук коммерция нигезендә заманча бию, модалар театры, “Абитуриент мәктәбе” (монысы югары, урта махсус белем бирү йортларына рәсем сәнгате буенча укырга керергә әзерләнүчеләр өчен) бүлекләренә балалар белән беррәттән өлкәннәр дә кабул ителә. Гаризаларны 25 августка кадәр бирергә була.

Яңа буын вәкилләре районыбыздан чык-кан талантларның эшен дәвам иттереп, республика, Россиядә генә түгел, хәтта халыкара конкурсларда да катнашып, яраткан мәктәпләренең данын еракларга тарата. Ак юл аларга!

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International