Ачыктан-ачык сөйләштеләр
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр берлеге Арчада үзенең күчмә утырышын үткәрде. Бирегә Арча Мәдәният йортына Арча, Әтнә, Балтач, Питрәч районнарының эшмәкәрләре, фермерлары җыелды. “Бизнес һәм власть” проекты кысаларында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Казаннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Идел буе төбәкара табигатьне сак-лау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрлек берлеге координаторы Айрат Сөнгатуллин кайтты. Сөйләшүне Тимур Нагуманов алып барды.
– Гади заманда яшәмибез, – дип сөйләде Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов. – Законнар бик күп. Алар үзгәреп тора. Күзәтүче структуралар да күп. Әмма күзәтмичә дә, тикшермичә дә булмый. Иң мөһиме – халыкның иминлеген саклау. Ачыктан-ачык сөйләшеп, проб-
лемаларны бергә-бергә хәл итәргә кирәк. Без шулай, эшмәкәрләр белән очрашып, ярты республиканы йөреп чыктык инде. Шактый проблемалар ачыкланды һәм без аларны уңай хәл итәргә тырышабыз.
– Мин үзем элеккеге эшмәкәр, җитәкче урыннарда да эшләдем, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Үз бизнесын булдырганнарның хәлен яхшы аңлыйм. Эшмәкәрләргә ишек һәрвакыт ачык, ярдәм итәргә әзербез.
Эшмәкәрләр үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләделәр. Арчалар аерата актив булдылар. Алар үзләренекен генә түгел, барлык эшмәкәрләрне борчыган мәсьәләләр турында сөйләде.
– Ягулык сезоны тәмамлангач, газчылар газ килү юлына пломба куеп, газны өзәләр, ягулык чоры башланыр алдыннан без, бер кочак документ җыеп, күрше районга барып, газ оешмасыннан газны җибәрү өчен рөхсәт алу артыннан йөри башлыйбыз. Бу мәгънәсез мәшәкатьләр кайчанга кадәр дәвам итәр икән? Мин күп йөрим, башка төбәкләргә дә чыгам, сөйләшәм, әмма аларда мондый хәл юк, – дип борчылып сөйләде “Круг” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Закиров.
Алкогольле эчемлекләрне бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (ЕГАИС) буенча сатуны оештыру эшмәкәрләргә шулай ук финанс ягыннан катлаулыклар китереп чыгарган.
– ЕГАИС системасы гамәлгә кергәч, сатып алучысы аз булган вак авыллардагы кибетләрдә алкогольле эчемлекләрне сатмый башладык. Нәтиҗәдә законлы булмаган спиртлы эчемлекләрне итәк астыннан сату күбәйде, – дип сөйләде “Тайд-фойл” җитәкчесе Айдар Закиров. – Бу чыгымлы системаның нәрсәгә кирәге бар?
Шулай ук ул газ хезмәтенә карата үзенең фикерләрен белдерде:
– Безнең кечкенә авыл кибетендә кечкенә генә газ казаны тора, күршедә генә яшәүче әбинең өендә дә шундый ук газ казаны, ә безгә газчылардан таләп зур, нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, ә әбинең газ казанына елга бер тапкыр профилактик карау җитә. Аерма нәрсәдә? Без эшмәкәр – шуның өченме?
Салым органнарында теркәлмичә генә өендә үз эшен ачып җибәрүчеләр турында да сүз булды. Өйдә торт пешереп саталар, өйдә торып кына чәч кисәләр, гаражда машина ремонтлыйлар һ.б. “Бу өлкәдә тәртип булдырырга кирәк”, – дип белдерде эшмәкәрләр.
Шәхси эшмәкәр Даниял Шакировның элеккеге “Татфондбанк” хезмәтенә дәгъвасы бар. Ябылырга берничә көн кала ул бер шәхси затка акча күчергән. Әмма ул акча әлегә кадәр адашып йөри икән. Эшмәкәр кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамаган, әмма файдасыз.
“Пионер” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Сафиуллин сөтнең арзанга сатылуыннан һәм ветеринария хезмәтенең уңайсызлыкларыннан зарланды. “Ветеринарлар һәм экологлар безгә ярдәм итәргә тиеш”, – диде ул.
Бер генә сорау да игътибарсыз һәм җавапсыз калмады, алар контрольгә алынды.
Шундый очрашулар вакытында ачыктан-ачык сөйләшүләр нәтиҗәсендә эшмәкәрләр файдасына республикада 70тән артык проект эшләнгән инде. Сөйләшенгән темалар эшмәкәрләр берлегенең эш планына кертеләчәк.
Румия Надршина