Мул уңыш алыйм дисәң...
10 августта “Игенче” агрофирмасы базасында көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү һәм орлыклар салу темасына багышланган зона семинары булды.
Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, район башлыгы Илшат Нуриев, 14 районның авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашты.
– Кайберәүләр ел әйбәт килгәнгә уңыш та яхшы димәкче, – диде Илдус Габдрахманов. – Игеннәрнең уңышы районнар арасында гына түгел хуҗалыклар арасында да нык аерыла. Сортлар белән эшләү, чәчү, туфрак эшкәртү технологиясен саклау, яхшы орлыклар салу мөһим роль уйный.
Сортлар дигәннән, алар менә янәшәдә генә. Сорт сынау участогы җитәкчесе Фәнис Зарипов кишәрлектән кишәрлеккә күчеп, һәр сорт турында, кәгазьгә карамыйча, тулы мәгълүмат биреп барды. Үз эшенең чын фанаты, шушы җирдә казынып ятучы тирән белемле галим–агроном. Ахырдан мин аннан участокта ничә сорт игелүен сорадым. “250”, – диде ул. Кутузов солдатларын танып белгән, диләр. Фәнис тә үз өлкәсендә шундыйрак шәхес кебек инде.
– Сорт белән сорт арасында хикмәт зур, – ди Фәнис. – 2010 елдагы корылыктан соң корылыкка чыдам сортлар чыгаруга юнәлеш тотылды. Әмма быелгы кебек явымлы еллар да була бит. Шуңа күрә дөрес урталыкны сайлый белергә кирәк.
Кайбер сортлар дым күп булгач нык үсеп, башак туплап егылып беткән. Янәшәдә үк бик әйбәт басып торучылары да бар. Берничә ел сынаганнан соң гына кулланылышка кертелә шул алар.
Җирне ничек эшкәртергә дигән темага бәхәсләр тынмый. Өстән генә эшкәртеп мул уңыш алырга тырышып карадылар – басуларны чүп басты. Суканы уйлап чыгарган кешене дошман дип игълан иттеләр, күп хуҗалыкларда алар юкка чыкты. Нәтиҗәдә туфракның өске катламы белән аскы катламы аерылды, җир утырды.
Семинарда “Сервис агро” ширкәтенең туфрак эшкәртү, чәчү агрегатлары күрсәтелде. Соңгы елларда әлеге ширкәткә караган хуҗалыкларда туфракны тирәнәйтеп эшкәртүгә зур игътибар бирелә. Гадиләштереп әйтсәк, сукалар кире кайтты, алар инде камилләштерелгән, куәтле тракторларга тагылган.
Семинарда көзге чәчүнең үзенчәлекләре, ташламалы шартларда техника алу, ашлык җыйнау техникасын нәтиҗәле файдалану турында да сөйләштеләр.
Ильяс Сәхәпов