Төшләремдә күреп уянам...

2017 елның 18 августы, җомга

Төшләремдә күреп уянам...

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина Яңа Кишеттә яшәүче Миңкамулла Фәхриевны 90 яшьлек юбилее белән котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Миңкамулла абый 90 яшьлеген балалары, оныклары, оныкчыклары арасында каршы алды. “Без бәйрәмнәрдә иллегә якын булабыз”, – диде төп йортта яшәүче улы Хәмбәл.

Күпне күргән, күпне кичергән ветеран. Әмма авырлыклар аны сындырмаган, киресенчә, тормыш юлын ныклы адымнар белән дәвам итәргә булышкан. 18 яше дә тулмаган яшь егетне 1944 елны фронтка чакыралар. Бәхетенә, сугыш кырында дары исе иснәргә туры килми аңа. Хезмәт итеп кайт- каннан соң җаваплы эшләр башкара, колхозда бригадир, авыл Советы секретаре, хисапчы булып эшли, бик принципиаль кеше була. Ул әле дә  җитди, горур.

– Иң истә калганы – сугыш башланган еллар. Төннәрен әллә нинди төшләр күреп, сискәнеп уянам, – ди Миңкамулла абый. –  Олыгайган көнем бик бәхетле. Балаларым бик яхшы булды. Аларга мең рәхмәтле. Таза–сау булсыннар, исән–имин яшәсеннәр.

Миңкамулла абыйның шәхси тормышы да үзе бер гыйбрәтле роман язарлык. Үз гомерендә өч хатынын югалта ул. Беренчесе ике, икенчесе алты бала белән калдырып, вафат була. Өченчесе сигез бала өстенә килә, Казаннан кайта. Олысына – 19, кечкенәсенә ике яшь ярым гына була. Ул вакытта яшь хатын һәм үги әнинең үзенә дә 40 яшь була.

– Авылга кайтып килешли авылдашыбыз әтинең яңа әни алып кайтуы турында әйтте. Өйгә кайтып җиткәнче аңа кем дип әйтермен инде, дип баш ваттым. Үзем ишектән килеп керүгә әни дип дәштем, – диде Арчада яшәүче олы кызы Илһамия, – Ә ул үзе: “Мин сезгә кызым, улым, дия алмыйм”, – дип әйтеп үк куйды. Әмма гомер буе безгә дә, безнең балаларыбызга да матурларым дип дәште, үз балалары кебек карады, кечкенәбез Фәрдияне урталарында йоклатты. Әти белән 43 ел тату яшәделәр. Хәзер инде ул да вафат.

Юк, Миңкамулла абый ялгыз түгел. Янында улы Хәмбәл, килене Наилә, оныклары. Балалары еш кайта. Килененнән бик уңган ул. Кайнатасына гына түгел, иренең туганнарына да якты чыраен, тәмле телен жәлләми Наилә, кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә, кайтканда кунак итә. 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International