Уңышларга ирешү үзегездән тора

2017 елның 18 августы, җомга

Уңышларга ирешү үзегездән тора

Җәйге каникуллар матур тәэсирләр калдырып сизелмичә үтеп тә китте. Күңелле мәшәкатьләре белән яңа уку елы, беренче сентябрь дә якынлашып килә. Беренче сыйныфка укырга баручылар аны аеруча зур түземсезлек белән көтә. Белем иле алар өчен әлегә үзләштерелмәгән чит дөнья булып күренә.

Беренче сентябрь көнне иңгә букча элеп, кулга чәчәк бәйләме тотып әни белән рәттән горур атлап баруга ни җитә! Әмма аңарчы әле әти–әниләргә бик нык әзерләнергә кирәк. Кибетләрдәге бәяләрне күрсәң, баланы мәктәпкә әзерләү өчен күпме чыгым китәсен күзалдына китерү кыен түгел. Беренче чиратта аны күп балалы, балаларны тәрбиягә алган, матди яктан кыенлык кичергән гаиләләр үз җилкәләрендә тоя.

Әмма тирә–юнебездә игелекле кешеләр аз түгел. Менә ничә ел рәттән инде  “Мәктәпкә җыенырга булыш” дигән республикакүләм хәйрия акциясе бара. Бу көннәрдә мәктәпләрдә шушы акция буенча чаралар оештырыла, район җитәкчеләре беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк–яраклары тутырылган букчалар тапшыра.

Лесхоз мктәбендә үткән чара әкияти балачак иленнән белем дөньясына сәяхәтне хәтерләтте. Балаларны Знайка каршы алды. Ул булачак укучыларга әкият геройларыннан килгән котлау телеграммаларын укыды. Озакламый тәмле бүләкләре белән әкият геройлары үзләре пәйда булды. Балаларны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

– Тырышып, яхшы итеп укыгыз. Шунда гына киләчәгегез матур һәм якты булыр, – диде ул Урта Пошалым, Югары Пошалым, Лесхоз, Мөндеш, Иске Кырлай, Түбән Мәтәскә мәктәпләренә укырга барачак 11 балага букчалар тапшырып.

Беренче сыйныфка баручы малайлар һәм кызлар да җавапсыз калмады. Аларның һәрберсе шигырь юллары әзерләп килгән иде.

– Безне зурлап килгәнегез өчен барчагызга зур рәхмәт, – дип рәхмәтен дә җиткерергә өлгерде Югары Пошалымнан Динә Зыятдинова.

Быел 11 сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, исеме Дан аллеясына кертелгән, бик яхшы укыганы өчен Россия медаленә лаек булган, югары уку йортына укырга кергән Марат Зиннәтовка район башлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы медале тапшырылу да урынлы булды.

– Талантлы балаларга ярдәм иткән өчен Татарстан, район җитәкчеләренә, ныклы белем биргән укытучыларыма зур рәхмәт. Тырышып укыгыз, уңышларга ирешү бары үзегездән тора, – диде Марат җавап сүзе белән чыгып.

Арчаның беренче, икенче мәктәпләрендә дә шушы уңайдан бик матур чаралар оештырылды. Бәйрәмне “Бердәм Россия”нең Яшь гвардия” Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алинә Шиһабиева, яшь гвардиячеләр Таһир Исмәгыйлев, Камилла Гатауллина алып барды. Яшь гвардия символы буларак аю баласы котлау сүзләре белән чыкты, укучылар музыкаль сәлам җиткерде. Балаларны район башлыгы урынбасары Любовь Осина тәбрикләде.

–  Яңа уку елына әзерләнүдә күп балалы, инвалид, тәрбиягә алган балаларны үстерүче гаиләләргә аз булса да ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла бу акция. Быел безнең районнан 171 балага уку өчен кирәк–яраклар тутырылган букчалар, балалары 2–11 сыйныфларда  белем алган аз керемле 77 гаиләгә уку кирәк–яраклары алынды, – диде ул. – Бу эшкә район хакимияте, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе, оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр үз өлешләрен кертте.  Зур рәхмәт аларга. Ә сез, балалар, тырышып укыгыз, сау–сәламәт булыгыз.

Гөлнара Баһавиева, Эльмира Гафурова кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ата–аналар исеменнән  җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр. Соңыннан булачак беренче сыйныф укучылары теләкләрен әйтеп шарлар очырдылар. Тынычлык символы булган зәңгәр күк йөзе, якты кояш бу матур күренешнең шаһиты булды.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International