Иминлегебез кадерле
Район җитәкчесе Илшат Нуриев узган атнадагы киңәшмәдә себер түләмәсе үләт базларын һәм биотермик чокырларны тиз арада тәртипкә китерү бурычын куйды.
– Закон буенча алар өчен авыл җирлекләре җаваплы, – диде ул. – Әмма ул чокырларга үләксәне нигездә эре хуҗалыклар ташлый. Шуңа күрә бергәләп тәртипкә китереп куегыз.
Әлеге чокырларның, базларның нинди хәлдә икәнлеген экраннан да карап утырдык. Кайбер күренешләр бик аяныч, кайбер чокырлар бөтенләй капка–коймасыз, булган коймалар ауган–түнгән, җир өстендә сөякләр, чүп–чар аунап ята, кычыткан, шайтан таяклары баскан.
– Безнең район территориясендә 82 себер түләмәле үләт зиратлары, 51 биотермик чокыр бар, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. – 2013–2014 елларда махсус программа нигезендә акча бирелеп, себер түләмәле зиратларда саркофаг эшләнде, алар 2 метр биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алынды.
Яңа әйбер дә вакыт узу белән туза башлый, үз хуҗалыгың да карап торсаң гына төзек була. Монда да кыш көне кар баса, шифер ватыла. “Икстрой” ширкәте һәр язны төзекләндереп чыга. Тик кайбер кешеләр койма аша үләксә, чүп–чар ыргытып китә. Бу территорияләргә чит әйбер ташлау катгый тыела. Шулай ук әлеге территория- ләр үләне чабылган хәлдә булырга, аларда агач үсмәскә тиеш.
Ә без чынбарлыкта нәрсә күрәбез? Арча шәһәре җирлегендә өч үләт базы бар. Зур Бирәзәдә территорияне чистартасы, Айван, Төбәк–Чокырча авылларындагыларының коймаларын төзәтәсе бар. Күп җирдә шушы кимчелекләр. Чалгы ал да үләнен чап, кадак, чүкеч ал да купкан шифер яки тактасын кадаклап куй.
Югары Бирәзәдә, Казиледә, Югары Пошалымда, Урта Пошалымда, Күлтәстә себер түләмәле үләксә базлары территориясенә чүп–чар ташлаганнар. Утар Атыда, Кушлавычта базлар җимерелгән.
“Эшләп” торган 51 биотермик чокыр да бар бит әле. Исеме яңгырап торса да, күбесе ташландык хәлдә аларның. Утар Атыда, Шурада капкалары юк. Байкалда коймасы әвеш–тәвеш, Шурада территорияне агач баскан, Кышкарда коймасы юк, чокыр түбәсе кырыйга чыккан, Өчиледә үлән баскан, өстә сөякләр ауный, җимерелгән, чабылмаган. Югары Бирәзәдә койманы алыштырганнар, искесе өемдә ята, өстә сөякләр ауный...
– Кайдагысын үрнәк итеп китерергә була? – дип сорыйм.
– Сарай–Чокырчадагысын, – ди Ринат Фәйзрахманов.
– Бар эше тәртиптә булган хуҗалыкта бар да әйбәт, – дим.
Булдык без анда. Капка–коймасы төзек, язуы бар. Ун метр тирәнлектә чокыр, тимердән эшләнгән түбә, территориядә бернинди ят ис тә юк. Территориясен үләннән, чүп–чарлардан, агач куаклардан чистартканда чыннан да үрнәк буласы.
Ильяс Сәхәпов