Ял белән гыйлем бергә

2017 елның 18 августы, җомга

Ял белән гыйлем бергә

Имам Равил хәзрәт Ибраһимов үзе Урта Курса мәчетенең имамы булып торганда керткән традицияне бирегә дә алып килгән — быел тәүге тапкыр Арчаның көнбатыш мәчетендә балалар өчен җәйге дини лагерь эшләде. Бер атна дәвамында балалар (хәтта дини гыйлемнән бөтенләй хәбәрдар булмаганнары да) берничә сүрә, дога кылу, тәһарәт алу, намаз уку тәртибен өйрәнгән.

Башлангыч дини гыйлеме булганнарны аерым төркемнәрдә гарәп алфавитына да өйрәтә башлаганнар. Мөгаллимнәр Рифат Мәгъсүмов (Урта Курса мәчете шәкерте), Равил Ибраһимов һәм Сания Хәкимова, балалар күңеленә бераз гына булса да дин сабагы сеңдерә алуларына куана. Балаларның күбесе киләсе елга да бу лагерьга киләчәкләрен әйтә.

Арчаның 1нче мәктәбендә укучы 10 яшьлек Ләйсән Салихҗанова июль аенда Арчаның үзәк мәчете каршындагы лагерьга да йөргән булган. Анда ул намаз укырга өйрәнгән һәм “Хәзер биш вакыт намазны укып барам. Әбием Флера намазда, ул безне гел яхшылык- ка өйрәтә, артыннан кабатлап сүрәләр ятлыйбыз. Мин мәчеттәге укуларга йөрергә дә хыялланам”, — ди.

Лагерьның соңгы көнендә биредә без дә булдык. Кызлар бердәм булып намазга баскан, Сания апа һәрберсен күзәтеп, хәрәкәтләрендә булган җитешсезлекләрен төзәткәләп тора. “Өйрәткән вакытта кызларның каршысына басып хәрәкәтләрне күрсәтә идем, сүрә-догаларны бергәләп кабатлап өйрәнделәр. Ял итүче 46 бала арасыннан күбесе беренче тапкыр намазга басты”, — дип сөйләде ул.

Оештыручы Равил хәзрәтнең лагерьлар буенча тәҗрибәсе бар. Россия Ислам университетында укыган елларында дини лагерьларда эшләгән чакларын искә төшереп, балаларның ялын күңелле дә, файдалы да итәр өчен программа төзегәннәр.

Ябылу көнен балалар өчен чын бәйрәм иткән оештыручылар. “Ял шәһәрчегендә”ге ике төрле батутта лагерь балалары гына түгел, аларның әти- әниләренә ияреп килгән эне-сеңелләре дә рәхәтләнеп сикерә, бер читтә татлы мамык ясыйлар, аның янындагы чират кимеми, икешәр кат килеп китүчеләр бар. Мондый бүләкләрне Рамил Хәлилов әзерләгән. Хәйриячелек максатыннан балалар күңелен күрәсе килгән егетнең. Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын ирештерсен үзенә. Гомумән, лагерь өчен хезмәте, өлеше кергән һәркемгә әҗер-савап язылсын. Ә андый мәрхәмәтле бәндәләр арабызда бар, шөкер. Мәчеттән ерак түгел кафе тотучы Әгъләм Локманов балаларны кайнар ризык белән сыйлаган, соңгы көннәрдә ризыкны мәчет кухнясында Гөлнур Фәизова әзерләгән. Шулай ук эшмәкәр Раил Камалиев хәләл ит һәм сосиска белән ярдәм итеп торган.

Балалар канәгать, шат. Без Равил хәзрәт белән сөйләшеп торганда яныбызга бер малай килде. “Курсадан Рәсим бу, анда да мәчеткә йөри иде”, — дип якын итеп таныштырды хәзрәт. Рәсим Гыйбадуллинга 11 яшь икән, Арчаның 2нче мәктәбендә укый. “Мин бераз сүрәләр беләм, әби өйрәтте. Лагерьда тагын сүрәләргә, бераз гарәп хәрефләрен танырга өйрәндем. Монда бик күңелле, башка елларда да киләм”, —  дип хыяллары белән уртак- лашты.

“Дини гыйлем балаларга яшьтән сеңсен дигән ният белән оештырабыз мондый лагерьларны. Уеннар, ял белән алып барганда баланың кызыксынуы да көчәя, исендә дә яхшырак кала. Балаларга лагерьны оештыру, бүгенге бәйрәмне ясауда мәхәллә дә ярдәм итте. Бүген балалардан сынау алдык һәм без өйрәткәннәрнең һәммәсен диярлек истә калдыруларын күрдек. Димәк, тырышуыбыз юкка түгел”, — ди Равил хәзрәт. Сания апа да сүзгә кушыла: “Беркөн карап торам — мәчет тирәсендә уйнап йөргән балалар, азан тавышын ишеткәч уеннарыннан туктап чирәмгә тезелешеп утырдылар да, кайсы күршесенә тавышланмаска, кайсы сукмаска куша, кайберсе кулларын колакларына куеп азан әйткән рәвеш китерә. Димәк, тырышлыгыбыз бушка түгел икән, балалар күңелендә иман бар, дип шатландым”.

Лагерьдан балалар дини гыйлемгә берничә адым ясап, күңел туфрагына иман орлыклары салып һәм мәхәлләдә нәшер ителгән балалар өчен чыккан сүрәләрнең тәфсирен сыйдырган китап- лар белән таралышты. Киләсе елга очрашканга кадәр!

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International