Авыллар һәм юллар
Беркөн редакциягә Ләйсән Сәлахиева килеп керде. “Мин үзем Арча кызы, Казанда яшим. Кышкарда бабайда үстем. Хәзер ул вафат инде. Әмма төп нигезне ташламыйбыз, еш кайтып йөрибез. Авыл эчендәге юллар (безнең йорт Күпер урамында) бик начар иде, быел урамыбызга вак таш җәйделәр. Әй, аңа күңелебез булды! Юлларны каратып, авылда яшәгән өлкәннәрне сөендерү максаты белән әнием Зөлфия Шәрәфиева бик күп артыннан йөрде. Әмма җитәкчеләр йөз белән борылмаса, бер аның белән генә юллы була алмас идек. Район башлыгы Илшат Нуриевка, Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арслановка барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез. Авылда зиратны чистартып, койма белән әйләндереп алдылар. Бу эштә башлап йөргән авылыбыз мулласы Радик Кәримовка да рәхмәтебез чиксез. Юлларның кадерен белеп, игелеген күреп, саклап, бүгенге тормышыбызга сөенеп яшәргә язсын”, – диде ул.
Шушы сөйләшүдән соң Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов белән элемтәгә кердек. “Авылларыбызның бүгенге халәтен үзегез күреп инаныгыз әле”, — дип, ул безне Кишет якларына алып китте. Юлда барганда әңгәмә гел шул юл тирәсендә әйләнде. “Юлларны тендер отып Казан оешмасы эшләде. Барысы 2 млн. сумлык эш башкарылды. 2016-2017 елларда җыелган ике еллык үзара салым акчасы республика программасы нигезендә артып 1 млн. 238 мең сумлык булып әйләнеп кайтты, юлларны да, зират коймаларын да шул акчага эшләттек. Юллардан бик канәгать калдык, әйбәт эшләделәр”, — дип сөйләде ул.
Яңа Кишет авыл җирлегенә 4 авыл керә: Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар, Симетбаш. Шулардан Яңа Кишетнең Дуслык, Яшьләр урамнарына 1 чакрым озынлыкта, Кышкарның Күпер урамына 750 метр, Симетбашның Түбән урамына 550 метр озынлыкта юлларга таш салынган. Аннан тыш, шул ук үзара салым акчасына Кышкарның зиратын коймалап алыр өчен материал алганнар, хезмәтен шушы авыл кияве Роберт үз хисабыннан башкарган, Яңа Кишет зиратының элек эшләнеп бетмәгән ягына койма тотканнар. Үзара салымнан тыш авыл халкының авыл җирлеге белән башкарган тагын бер изге эше бар — акча җыешып, иганәчеләр ярдәме белән иске зиратны коймалап алганнар.
Тәбрис Арсланов белән Яңа Кишетнең таш түшәлгән урамыннан үтәбез. Тигез итеп салынган, машина җилдереп кенә бара. Юл төзүчеләр кичә генә эшләрен төгәлләп китеп барган. Бер капка төбендә сөйләшеп торган кешеләр янына туктадык. “Элек бу урамда, менә шушы тирәләрдә урамда үрдәкләр коена, юлдан барып булмагач, машиналар капка төбеннән үк үтеп, таптап бетерәләр иде. Яз көне машиналар урам уртасында батып ятты. Хәзер бөтенләй икенчеләнеп китте урамыбыз”, — дип фикерләре белән бүлеште алар. Урамнарга таш түшәп кенә калмый, тыкрыкларга карьердан алынган эре таш та җәйгәннәр, халык аларга да рәхмәтле. Яшьләр урамы калкурак урынга урнашкан, тауга каршы күтәреләсе. “Монда машиналар җәйге коры көннәрдә генә кереп-чыгып йөри ала иде”, — ди Тәбрис абый. Аның сүзләрен юлдан каршыбызга төшеп килүче Җәмил Ногманов та раслады: “Кайбер урыннарда казылып бетеп, газ торбаларына кадәр чыгып тора иде. Минем 70 яшькә җитеп бу урамда мондый әйбәт юлны күргәнем булмады. Апа шушы урамда яшәгәч, көнгә әллә ничә узарга туры килә, пычракларда бу урамнан бутыйсыз йөреп булмый иде. Тәбрискә дә, район җитәкчелегенә дә рәхмәт”, — диде ул. Бу урамда яшәүчеләр быелгы көзне куанып каршы алачак. Кышкар мәчете имамы Радик Кәримов та шушы урамда яши икән. “Яңгыр яуса машинаны тракторга тагып алып чыга идек. Урамга керә алмаудан бигрәк сөт җыючылар интекте, халык сөтен көянтә-чиләк белән ташый иде. Халык хәзер бик канәгать. Үзара салым акчасына бу кадәр үк эшләр эшләнер дип көтмәгән идек, һәр авыл өчен шатлык булды бу”, — ди ул.
Симетбашта хаҗия Рәмзия Хәбибуллина авыл җирлеге башлыгын: “Рәхмәт әйтер өчен Сезне ничек кенә күрергә дип йөри идем”, — дип ачык йөз белән каршы алды. “Пычракларда “УАЗ” машинасының аяк баса торган җиренә кадәр саз менә иде бу урамда, ә хәзер ничек балкып тора!” — дип сүзгә кушылды аның күршесе Мөнирә Сафина.
Рәхмәт сүзләре ишетү күңелгә рәхәт. Димәк, хезмәтең рәхмәткә лаек. Авыллардагы калган урамнар киләсе үзара салым акчаларына әкренләп төзекләнәчәк, дип вәгъдә бирде авыл җирлеге башлыгы. Димәк, эш авыл халкының бердәм булып акча җыюыннан тора. Ә бирелгән вәгъдә үтәләчәк — нәтиҗәсе күз алдында.
Розалия Зиннәтова