Рәсми мәгълүмат

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен, законлы булмаган мәшгульлек фактлары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләүләр турында “Халык контроле” системасында “Соры хезмәт базары” юнәлеше буенча хәбәр итү мөмкинлеге тудырылды. Шунда ук эш урыннарында хезмәт шартлары, тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат калдырырга мөмкин.

ТР “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында хәбәр калдыру хокукына барлык гражданнар ия. Гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) һәм “Халык контроле” мобиль кушымтасы ярдәмендә биреп була.

“Соры” хезмәт хаклары белән көрәш буенча “кайнар линия” эшли: башкарма комитет 3–06–44, мәшгульлек үзәге 3–17–33. Әлеге номерлар буенча алынган хәбәрләрне белгечләр анализлый, ә мәгълүмат күчмә тикшерүләр вакытында файдаланыла һәм хезмәт хакын легальләштерү буенча территория комиссиясенә тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International