21 августтан 10 сентябрьгә кадәр республикада “Игътибар – балалар!” акциясе уза. Бу көннәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча балалар белән төрле чаралар, бәйге, викториналар үткәрелә, мәгариф учреждениеләренә керү юллары, юл билгеләре тикшерелә, ата–аналар белән эш алып барыла.