Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә

Быелгы урып–җыю чорында районыбыз кырларында 30 яшькә кадәр булган 27 комбайнчы эшли. Узган атнада районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов басуларга чыгып, әлеге көнгә үз хуҗалыкларында алда барган яшь комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. Күрсәткечләре мактанырлык һәм район җитәкчеләре тарафыннан шулай зурлау хезмәттәшләре  алдында горурландыра да.

Беренче тукталыш “Үзәк” агрофирмасы ширкәте басуында булды. 21 яшьлек Рөстәм Сәфәргалиев “Акрос–530” комбайны белән 16 августка 1079 центнер ашлык суктырган. Уртача буйлы, чандыр гына гәүдәле бу егет гаять үткен һәм тере. Күренеп тора, эшен дә ярата.

– Кечкенәдән комбайнда инде мин. Әтием Рафил янында ярдәмче булып йөрдем. Күрәсең, шул чакта техника чире кагылгандыр. Үрнәккә укырга киттем. Хәзер үзем генә ярдәмчесез эшлим, – диде ул. – Шундый көчле техника белән басулар иңләп йөрүе ошый миңа. Нәтиҗәсе булса, тагын да күңелле. Быел ашлык чүплерәк, шунысы гына кыенлык тудыра. Иртә, кич карап торгач, комбайн да ватылып интектерми.

Әтисе вафат булгач, әнисен ялгыз калдырмау өчен авылда төпләнгән ул. Елның башка вакытында машина белән ерак юлларга йөри. Терлекләр асрыйлар. Ике сыерлары, үгезләре бар. Авыл тормышыннан бик канәгать егет.

Шурабаш якларына Илнар Кавиев белән очрашырга юнәлдек. Мари урманнарына терәлеп үк торган басуда иде ул. Комбайннан төшеп, зурларча ныклы адымнар белән каршыга атлаган ике яшь кенә егетне күреп аптырап та калдык. Нинди яшьләр, ә алдынгылар!

– Бу минем ярдәмчем Салават Галимуллин, – дип таныштырды Илнар хезмәттәше белән. – Үзем дә дүрт ел әтием Илдарның ярдәмчесе булдым. Хәзер ул 13 яшьлек энем Алмаз белән эшли. Быел Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Киләчәктә хуҗалыкта калып, тракторга утырып булмасмы дип уйлыйм.

– Кечкенәдән әтисе белән техника янында үскән егет инде ул. 19 яшь кенә үзенә, әмма барын да белә. Менә әтисен дә уздырып җибәрде бит әле, – диде агроном Булат Шәрифҗанов.

“Нуриев Р.И.” крестьян–фермер хуҗалыгына Илфат Хәбибуллин белән очрашырга бардык, ә комбайннан энесе Илшат төште.

– Без икебез бергә инде. Абый авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаганнан  соң Арча район электр челтәрендә эшли, урып–җыю чорында чираттагы ялын алып, авылга кайта. Ялы беткәч, аның урынына әти чыкты. Мин энергетика университетында өченче курста укыйм. Җәен комбайнга утырам, – диде ул.

– Дүрт ел шулай эшләделәр. Беренче елны икенче урында булсалар, калганнарында беренчелекне бирмәделәр. Менә тагын алда баралар, – диде әтиләре Зөлкарәм уллары белән горурланып. – Тракторлар, инкубатор, печән чапкыч комбайнга кадәр ясаган шушы Илфат инде. Шулар белән бакчалар сукалыйлар, печән чабалар. 12 баш терлек асрыйбыз. 5 баш сыерыбыз гына бар. Узган ел эшләгәннәре өчен 16 тонна икмәк биргәннәр иде. Файда бит.

– Бик тырыш гаилә. Егетләре генә ни тора! Республика буенча иң яхшы комбайнчы исемлегенә кереп, грант отарга омтылалар. Кайтарып җибәрмәсәң, төне буе эшләргә дә әзер алар. Уңыш шулай барса (арпа сугалар, гектарыннан 36 центнер чыга), җиңүләре дә бар, – диде агроном Вәдүт Мөхәммәтдинов.

“Ватан” хуҗалыгыннан Илмир Заһидуллин “КЗС–812” комбайнында эшли, бу көнгә 1427 центнер ашлык суктырган. Яшь булса да, стажы бар инде.

– 9 сыйныфта укыганнан бирле комбайнда мин. 6 ел комбайнчы ярдәмчесе булдым. Илфир Сабиров белән эшләдек. Ул вакытта гел беренче урынны алып килә идек. 5 ел үзем төп комбайнчы (ярдәмчем Фәнил исемле, бик тырыш егет). Әле урыннар алган юк иде, бүгенгесе башлангычы булсын, – диде Илмир.    

Фаил Хәлиуллин Түбән Мәтәскәдән, ТИСБИ тәмамлаган һәм “Казанка” ширкәтендә инженер булып эшли. 2009 елдан бирле урып–җыю чорында комбайнга утыра. 2014 елда хуҗалыкта беренче урынны да яулаган булган. Бу ел да нәтиҗәле башланган. Шушы көнгә ул 1876 центнер ашлык суктырган.

Егетләргә армый–талмый эшләүләрен һәм тырышлыкларының зур җиңүләргә алып килүен телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International