Аларның даны мәңгелек
Колачы табигатьнең искиткеч матур почмагында утырган 35 хуҗалыклы кечкенә генә бер авыл. Моңарчы тавыш–тынсыз үз җаена гына яшәп ята иде, изге күңелле кешеләр ярдәме белән соңгы елларда тирә–юньгә танылырга өлгерде. Тарихына багышланган китап дөнья күрде, тәкъдир итү кичәсе нәкъ бәйрәм кебек зурлап оештырылды. Һәм менә тагын яңалык: узган атнада Колачыда сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл ачу тантанасы булды.
– Идеясе минеке, ә иганәчесе “Бәхетле” компаниясе җитәкчесе Мөслимә Латыйпова, төзүчеләре – Түбән Аты егетләре, – диде район ветераннар советы рәисе, Колачыда туып–үскән Наил Габдрахманов. – Бу авылдан гына да 110 кеше сугыш кырында ятып калган, 75е исән–сау кайтса да, хәзер вафат инде. Бу әле Арча хәрби комиссариатыннан киткәннәр генә. Башка урыннарда яшәгәннәре күпмедер. Шуларның данын мәңгеләштерергә кирәк дигән уй башка килде. Мөслимә Латыйпова фикеремне күтәреп алды. Киләчәктә тыл ветераннары исемнәрен дә (330 кеше) өстәргә уйлыйбыз.
Шунысы сокландырды, авыл бәйрәменә кемнәр генә кайтмаган иде ул көнне. Яше–карты, баласы–чагасы... Чын мәгънәсендә очрашу, аралашу урыны булды ул. Ә һәйкәл ачу тантанасын Хәлил хәзрәт Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Яшь җырчы Азат Исмәгыйлев музыкаль сәламен юллады.
– Иң изге, иң игелекле бәйрәмнәрнең берсе бу, – диде Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова. – Шушы кечкенә генә авыл тулы канлы тормыш белән яши. Мәктәбе, клубы, медпункты, мәчете, туган төбәкләренә туг- рылыклы булган, ярдәм кулы сузарга әзер торган иганәчеләре бар. Халкы бик булган. Элеккеге авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән авыл урамына юл салынды. Тиздән авылның ике ягын тоташтыручы күпер дә сафка басачак. Ә бу һәйкәл аның үткәне, тарихы, горурлыгы. Аны төзүдә катнашкан барлык кешеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм. Бу һәйкәл авыл халкын киләчәктә дә очраштыра торган урын булсын иде.
Авылның иң өлкән кешеләренең берсе, хезмәт ветераны Әминә Шәяхмәтова да шундый теләк белдерде.
– Колачының танылган фабрикасы бар иде. Иң авыр елларда халык шунда эшләп тамак туйдырды. Фабрика бетсә дә, Колачы бетмәде. Кайтып йөрегез, сезнең нигезләрегез исән, сезне көтә, сезне юксына, – диде ул.
Матур теләкләрне җырлар, шигырь юллары бизәде. Наилә Хәсәнова матур җырларын бүләк итте. Истәлекләр белән дә уртак- лаштылар. Һәйкәл төзелешенә үзеннән зур өлеш керткән Ядкәр Мөхәммәдиев оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән чыкты.
– Идеяләр күп, әмма аларны тормышка ашыру өчен акча кирәк. Монда мин барыбыз исеменнән Мөслимә Латыйповага рәхмәтемне җиткерер идем. Ул һәрчак безнең белән элемтәдә, ярдәм итеп тора. Зиратны койма белән әйләндереп алдырды, мәчетне салуда зур ярдәм итте, авыл тарихы китабы аның тырышлыгы белән дөнья күрде. Бүген менә һәйкәл ачтык. Мөслимә ханымның теләге – авылда эш башлап җибәрү. Насыйп булсын, – диде ул.
... Һәйкәл янына халык агылды. Чәчәкләр салынды. Һәркем үз туганының исемен эзләде. Күзләрне яшь пәрдәсе каплады.
– Мин шундый нечкә күңелле кеше инде, – диде Әнзия Шәйхетдинова күз яшьләрен сөртеп. – Әтинең фамилиясе иң беренче тора. Шуны укыдым да, тыелып кала алмадым. Исән–сау кайтты ул сугыштан. 15 ел элек вафат булды. Сугыш еллары турында бер дә искә төшерергә яратмый иде. Истәлекләрен, күргәннәрен үзе белән алып китте. Ә иремнең әтисе һәлак булган. Әниләре 27 яшендә 4 бала белән тол калган. Аларны берүзе аякка бастырган. Мин үзем Казанда яшим. Махсус һәйкәл ачу тантанасына кайттым. Бу минем өчен бик шатлыклы вакыйга.
Авылга кайткан халык ул көнне тагын бер күренешнең – авыл бәйрәменең шаһиты булды. Ул бик матур урында, елга буенда оештырылды. Балалар өчен төрле бәйгеләр, уеннар үтте, өлкәннәр рәхәтләнеп биеде, күңел ачты. Авылның яшь талантлары белән беррәттән Арча үзешчәннәре Факия Шәрәфетдинова, Вагыйз Әһлиуллин, Равил Габдрахманов чыгыш ясады, Данис Нурмөхәммәтов бәйрәмне музыка белән бизәде, Фәрхат Зыятов күңелле итеп алып барды. Колачы авылы халкы ул көнне кичкә кадәр бәйрәм итте.
Гөлсинә Зәкиева