Агитбригада хезмәттә

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Агитбригада хезмәттә

16 август көнне Арчаның Мәдәният йорты каршында эшләп килүче агитбригада үзешчәннәре, Иске Чүриле авылының ындыр табагында эшләүчеләр белән очрашып, эшчәнлеген башлап җибәрде. 17 августта Расих Галимҗанов, Рәсим Низамиев, Зөлфәт Сибәгатуллин, Зөлфия Әүхәдиеваның җырларын тыңлау Наласа ындыр табагында эшләүчеләргә насыйп булды.

Без килгәндә ындыр табагында кызу эш кайный: хатын-кызлар ашлыкны  өя, махсус төягечле трактор “КамАЗ” арбасына һәм өстәмә арбага ашлык төйи. Басудан ашлык ташучы машиналар кире киткәндә дә буш китми — сушилкада киптерелгән ашлыкны Иябаштагы амбарларга саклауга алып бара  икән. “КамАЗ” машиналары өчен җаваплы Марат Шаһисламов агитбригаданың концертын карау насыйп булганга канәгатьлеген белдерде: “Мин ел саен диярлек карыйм аларның чыгышын. Безгә дә ял була. Оештыручыларга рәхмәт. Бүгенге көндә басуда 15 комбайн эшли. Прицеплы 6 “КамАЗ” ашлык ташуда. Безнең бурычыбыз — игенне югалтмый алып кайтып, амбарга яхшы сыйфатлы килеш илтеп салу”, — ди ул.

Ындыр табагы мөдире Рафил Шакиров әле бер, әле икенче җиргә, йөгереп диярлек йөреп тора. Чак тоттык үзен. “10 август көнне уракка төштек, ындыр табагына кайткан ашлыкны чит ил киптергечендә киптерәбез, калганы “КЗС-20” машинасында калибрлана. Ындыр табагында эш ике сменада корылган: иртәнге 6дан кичке 6га беренче смена, кичке 6дан төнге смена эшли. Кайткан ашлыкны кабул итеп, урнаштыру 18 эшчегә йөкләнгән, өлгереп баралар. Аларның хезмәтеннән бик канәгать без”, – ди ул.

Беркөн район Иҗтимагый советы рәисе Ринат Һидиятов белән агитбригадалар турында сөйләшеп тордык. “О, ул елларда, — дип сөйләп китте ул үзенең балачак, яшьлек елларын искә төшереп, — агитбригадалар иртәдән килеп җитә, колхозның һәр җирендә эш барышы белән танышып чыгалар. Эшче абый-апалар, боларның стена гәҗите битләренә, такмакларына эләкмәсәк ярар иде, дип куркып эшли иде”.

Ул еллар белән чагыштырганда хәзер тормышлар җиңеләйде, басуда да чит илнең көчле комбайннары күмәкләшеп килеп “ә” дигәнче игенне сугып китә. Элеккеге “Нива”лар тарихта гына калды. Шушы көннәрдә агитбригада “Игенче” ширкәтенең кырда эшләүче игенчеләре белән дә очрашып кайтты.

8 кыр корабы рәттән тезелешеп килеп туктады, көн эссе, басудан камыл, иген суга торган вакытта чыга торган үзгә тәмле ис килә. Игенчеләр өчен дә рәхәт вакыт бу. Хезмәтләре авыр, җаваплы булса да, яратып башкаргач, авырлык сизелми дә. Әнә, 18 ел комбайнда эшләүче Расих Нәҗметдинов: “Иртәнге 5тә чыгып китәбез, 9 тулып киткәч кайтабыз, — дип хезмәте турында яратып сөйли. — Хәзер 9дан да калып булмый. Чык төшә дә, эшләргә ирек бирми. Көнгә уртача 15 бункер ашлык суктырам, бер бункерга 6 тонна икмәк сыя. Уңыш әйбәт булгач, эшләве дә күңелле. Тик комбайннар искереп килә, һаман запас частьләр кирәк. Төрле авыллардан җыелсак та, коллектив белән дус, тату эшлибез”.

Уңышлары бик әйбәт: көзге бодай 1 гектарга 49,2 центнер уңыш бирсә, арпадан 50 центнер чыга. Бүгенге көнгә көзге бодайның – 80, арпаның 20 проценты җыеп алынган. “Техникалар ватылмый эшләп, көннәр аяз торса, игеннәрне 20 көндә җыеп алып була. Вакытында чәчмәсәң, мондый уңышка өметләнеп булмый. Вакытында җыеп ала алсак та ярар иде. Тырышып хезмәт куйган игенчеләргә рәхмәт”, — ди җитәкче Илнар Гайнетдинов.

Агитбригада үзешчәннәре Расих Галимҗанов һәм Рилә Абдрахманова Рәсим Низамиевның баян моңына кушылып моңлы җырларын суза. Ниятләре — игенчеләрне 15 минут кына булса да ял иттереп, эшләр өчен көч, дәрт бирү.

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International