Министр Арчада

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Министр Арчада

“Курса МТСы” ширкәте басуларына кайчан карасаң да күңел булырлык. Бу юлы Теләче юлы буйлап барып кердек. Борчакны суктырып алып, саламын туратып, эшкәртеп куйганнар. Туфрак ястык кебек күпереп ята.

Янәшәдәге басуларда комбайннар арыш, арпа суга.

ТР Премьер–министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов та, район җитәкчесе Илшат Нуриев белән вертолетта район басуларын карап очканнан соң, “Курса МТСы” ширкәте басуына төште. Биредә хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары җыйналган иде.

– Карап чыктык, төрле басулар бар, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Эш бара, әмма кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк. Темпны киметмичә, югалтуларга юл куймыйча, барлык мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк.

22 августка районда игеннәрнең 17299 гектары (31,4 процент) җыйнап алынды. “Казанка”, “Курса МТСы”, “Үзәк” ширкәтләрендә суктырылган мәйданнар 70–54 процент тәшкил итә.

– Әйтүләренчә, быел Россия буенча да ашлык җыемы яхшы булачак, – диде министр. – Әлегә ашлык бәясе дә төгәл билгеле түгел.

Марат Әхмәтов Арча районының соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә артта калуын әйтеп үтте. Моңа нигездә элеккеге “Вамин” хуҗалыклары сәбәпче. Ваграк хуҗалыклар төзү дөрес булгандыр, чөнки килеп туган хәлдән ничек чыгасын күз алдына да китерүе кыен иде.

Быел яңа оешкан хуҗалыклар җитәкчеләре үз хәлләре белән таныштырдылар. Һәркайсы  яшәп китү өчен нәрсә дә булса эшләргә тырыша. Икмәк бәяләре дә билгеле булмау алар өчен күңелле хәбәр түгел, билгеле. Ашлык сатып баеп булмас, терлекләрне яхшырак сыйлап сөт белән итне күбрәк җитештерергә инде.

– Авыл җирлекләре башлыкларына шуны әйтә алам, – диде министр. – Быел шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы сыерларга бер башка 3 мең сум исәбеннән субсидия биреләчәк.

Район башлыгы Илшат Нуриев кечкенә ферма төзүче хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәм (150 мең һәм 200 мең сум) өчен рәхмәт әйтте. Узган ел лимиттан тыш та шактый хуҗалык субсидия алды. Быел да лимит күптән үтәлде, ә теләк белдерүчеләр күп.

– Документларын әзерләп җибәрегез, уңай хәл итәрбез, – диде министр.

Марат Әхмәтов Арча районының алдынгылар рәтенә чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре булуын әйтте. Башка хуҗалыкларга “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре дәрәҗәсенә күтәрелергә омтылырга кирәк..

– Күпме уңыш алырга исәп тотасыз, – дип сорады министр “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновтан.

– Гектардан уртача 50 центнердан артыр дип уйлыйбыз, – диде ул.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International