Чит кеше өенә кергән
Казан шәһәрендә яшәүче бер хатын–кыз, Арча районында ата–аналарыннан мирас буенча калган йортына кемнеңдер кергәнен ачыклый. Шул ук көнне полициягә гариза яза.
Вакыйга урынын караганда йортта кемнеңдер булганы, йозакны ватып керүләре билгеле була. Тәртипкә китергәннән соң, зыян күрүче өйдән әйберләр югалмаганын әйтә.
РФ Җинаять кодексының 139нчы маддәсе (торакка законсыз керү) буенча җинаять эше кузгатыла.
Тикшерү барышында ачыкланганча, Түбән Пошалым авылының 32 яшьлек кешесе, исерек хәлдә, күрше авылга барып сыйлануын дәвам итәргә уйлый. Урам буйлап барганда ишегендә йозак эленеп торган йортны күрә, шунда кереп чыгарга була. Лом белән веранда ишеген каера, эчкә үтеп керә. Шунда икенче көн иртәсенә кадәр эчә.
22 августта җәмәгать суды Г.ны җинаять эшләүдә гаепле дип тапты һәм 10 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.
Суд аның беренче тапкыр хөкем ителүен, гаебен тануын һәм үкенүен исәпкә алды.
Суд карары әле законлы көченә кермәде.
2017 елда шундый 5 җинаять эше каралды.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе