Борчусыз тәмамлансын

2017 елның 25 августы, җомга

Борчусыз тәмамлансын

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә районның хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча координацион советның күчмә утырышы узды. Бирегә районның башка хуҗалык-ширкәтләрендәге хезмәтне саклау буенча белгечләре дә килгән иде.

Планнар, эшләгән эшләр турында сөйләшкәнче утырыш әгъзалары Чөмә-Елга басуындагы комбайнчылар белән очрашты. Басу читенә кыр кораблары тезелгән, төнгә шулай бер урынга сак- лауга калдыралар. Комбайн- нарның бердәм булып бер басуда эшләве җитәкчеләр өчен дә кулай: янгын куркынычсызлыгы машинасы да, эретеп ябыштыру агрегаты да басу янәшәсендә генә. Комбайнчылар, нигездә, яшьләр, һәммәсе махсус киемнән, һәрберсенә инструктаж уздырылган. Бу ширкәт элек-электән җитәкчелекнең хезмәтне саклау куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җаваплы караулары белән үрнәк. “Ак барс” агрокомплексы”нда 133 эш урынына эш шартларына махсус бәяләү уздырылган.

Районда урып-җыю чорына бәйле рәвештә хезмәтне сак-лау айлыгы бара. Бу чорда гына түгел, хезмәт куркынычсызлыгы һәрвакыт сакланырга тиеш. Бүген комбайнчылар янында, инде ишеткәннәре булса да, тагын бер кат хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре искә төшерелде. Район башкарма комитетының хезмәтне һәм техника куркынычсызлыгын саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров мисаллар китереп бәхетсезлек очракларын кисәтте, саклану юлларын кат-кат әйтергә тырышты. Шулай ук янгын-коткару часте җитәкчесе урынбасары Илшат Мәхмүтов янгын сүндерү баллоны белән эшләүнең мөһимлеген аңлатып, Гостехнадзор дәүләт оешмасы инспекторы Габделхак Касыймов бәхетсезлек очракларыннан саклану хакында кисәтте.

Узган ел республикада урып-җыю чоры тыныч, бәхетсезлек очракларыннан башка гына узган, быел да шулай була күрсен. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина сөйләде. Якташыбыз Фәридә Галимҗан кызы буш кул белән кайтмаган – булдыклы, тырыш һәм иң яшь комбайн- чыларга бүләкләрен тап- шырды ул. Комбайнчылар бу хуҗалыкта үзләренең күпме эшләгәнен көндәлек исәпләп бара. “Эшләгәнгә түләнәчәк бәяләр язуы кесәләрендә, — ди җитәкче Шәйдулла Сәлахов. – тырыш, тәртипле, намус белән эшләгән комбайнчыга бер мең сум өстәмә акча да языла. Мәсәлән, 30 көн намус белән, үрнәк булып эшли икән, 30 мең сум өстәмә акча алачак”.

Басудан күргәннәр белән фикерләшү Сикертән мәдәни-спорт үзәгендә дәвам итте. Биредә шулай ук “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте оешкан көненнән үк уңышлы гына эшләп килүче профсоюз оешмасының эшчәнлегенә дә тукталдылар һәм башкаларга да шул комитетны оештырып, эш алып барырга дигән тәкъдим булды. Бу хакта бәлки район җитәкчелеге дә уйланыр. Бер генә мисал, “Ак барс агрокомплексы”ның алдынгы терлекче-механизаторлары ел да шифаханәгә юллама белән бүләкләнә, комитет әгъзалары өчен бергәләп ял итеп кайтулар оештырыла, яңа елда бүләкләр бирелә, мохтаҗларга акчалата ярдәм күрсәтелә һ.б.

Бүгенге көндә ширкәт эшчеләре терлекчелек йортларын “Иң яхшы терлекче йорты” республика конкурсына әзерләү белән мәшгуль.  

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International