Бүгенге көн герое
“Арча автотранспорт предприятиесендә “ПАЗ” автобусын йөртүче Илгиз Сафинның 8 июль иртәсе гадәттәгечә башлана. Автобусына 25 кеше утыртып, эшчеләрне Корткачыктагы кирпеч заводына илтергә чыга. Ләкин “Казан–Малмыж” юлында, алма бакчасын үтеп, Божа өстендәге күпергә кергәч, автобус каршына зур тизлектә фура очып чыга...”.
Автобус артында барган җиңел машинаның видеотеркәгече бу күренешне төшереп ала, ә йөртүчесе шунда ук әлеге видеоны интернетка куя. Аны меңләгән кеше карый, фикерләрен яза. Шул көннән Илгиз бүгенге көн героена әверелә.
Әйе, геройлык ул сугыш кырында кулга мылтык тотып атакага бару яки күкрәк белән амбразураны каплауны гына аңлатмый. Тыныч тормышта да батырлык үрнәкләре күрсәтергә була. Илгиз Сафин шуның бер мисалы. Уйлап кына карагыз, маңгайга–маңгай бәрелешеп, күптонналы машина автобусны да, анда утыручы 25 кешене дә урында ук изеп кенә киткән булыр иде. Әмма Илгиз фаҗигане булдырмый кала, мог- җиза белән тиз генә автобусның рулен борып өлгерә. Әйе, могҗиза белән, бәхетенә каршы як полосадан машина килмәгән вакыт була. Бу мизгелдә автобус йөртүченең, пассажирларның ни уйлаганын күз алдына да китереп булмый. Хәер, уйларга өлгерделәр микән әле.
– Геройлык түгел инде бу, безнең эш шундый, – диде исе китмичә генә Илгиз. – Анда секунд эчендә бер карарга килергә кирәк иде. Уңга алып булмый, анда тимер киртә, каршы як полосага керергә туры килде. Ә әлеге машина (сөт ташучы “Ман”) шул киртәгә килеп бәрелде. Рульдә йоклап киткән булган.
– Янына туктамадыгызмы?
– Пассажирлар янына барырга теләгән иде. Арттан килгән җиңел машинаның туктаганын күрдем дә, кирәк булса, ярдәм чакыручы барлыгына инанып, егетләр конфликтка кермәсеннәр тагын дип юлымны дәвам иттем. Кич кайткач, шундый хәл булды әле дип эштәге егетләргә сөйләдем дә, оныттым. Видео чыккач китте инде. Җитәкчебез Рүзәл Гәрәев икенче көнне үк ун мең сум премия язып бирде. Россия транспорт күзәтчелеге Урта Идел төбәкара Идарәсе коллегия утырышына чакырып, Рәхмәт хаты һәм командир сәгате тапшырдылар.
“Һөнәри осталыгыгыз, вазыйфаи бурычларны намус белән үтәвегез, авариясез озак еллар нәтиҗәле хезмәтегез өчен”, дип язылган Идарә җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Б.Смирнов имзасы куелган Рәхмәт хатында.
Илгиз Сафин иртәдән кичке караңгыга кадәр эштә. Аның белән кичке сигездән соң гына өендә очраштык. Арчада яши ул. 1964 елгы. Биш балалы гади эшчеләр (әтисе Ильяс абый крахмал заводында кочегар, әнисе Сәхия апа мунчада мунчачы булган) гаиләдә төпчек бала булып үсә.
– Төпчек бала буларак, миңа игътибар күбрәк эләкте. Шулай да әтидән куркып тордык. Корырак иде ул, ачулана да. Әлбәттә, кирәккә. Дөрес эшләдемме, әти ачуланмас микән, дип куркып тора идем, – дип балачагын искә ала ул.
Арчаның беренче мәктәбен тәмамлаганнан соң төрле эштә йөри. Мәктәптә алган машина йөртү таныклыгы армиядә ярап куя, хәрби машинага утыра. 1986 елдан Арча автотранспорт предприятие- сендә эшли. Шуның 30 елы автобуста.
– Гап–гади автобус шоферы инде мин. Кая кушсалар шунда барам, вазыйфамны тиешенчә үтим. Мактау грамоталарым да юк. Кайчандыр бер, коммунистлар заманында ук, значок биргәннәр иде. Бары шул, – диде Илгиз көлеп.
Аның белән Кукмарага барырга туры килгән иде. Беренче булып җайлы, тыныч, сүз тыңлаучан, кешелекле булуына игътибар иттем. Юлга чыкканда алары да зур роль уйный бит. Тормышта да шундый икән Илгиз. Елмаеп, кына сөйләшә, үзеннән герой ясауларына уңайсызлана да хәтта. “Бик гади кеше ул. Үзен күрсәтергә яратмый”, – диде хатыны Рәмзия.
Рәмзия мәшгульлек үзәгендә эшли. 30 елга якын инде бергә гомер итәләр. Уллары Динарның кулыннан килмәгән эше юк. “Кечкенә вакытында кулына кергән бөтен уенчыкны сүтә иде ул. Хәзер бөтен нәрсәне җыючы булды. Һөнәре буенча электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы булса, кулы белгән барысын да эшли”, – диделәр Рәмзия һәм Илгиз Сафиннар уллары Динар белән горурланып. Кызлары Энҗе быел 11 сыйныфны тәмамлап, медицина көллиятенә укырга кергән. Менә шундый гади тормышта, гадәти гаиләдә гомер итә бүгенге көн герое Илгиз Сафин.
Гөлсинә Зәкиева