Балдан татлы сүзләре

2017 елның 25 августы, җомга

Балдан татлы сүзләре

Арчада яшәүче Рәшидә Нәбиуллина 16 августта 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бу көнне Рәшидә апа янына Өчиледә яшәүче сеңлесе Фазилә һәм Вәсилә исемле сеңлесенең кызы Венера да килгән иде. Тәм–томнар белән өстәл дә әзерләп куйганнар, бергәләп юбилей билгеләп үтәргә әзерләнгәннәр. Рәшидә апаның күңеле булган, сөенече йөзенә үк чыккан.

– Рәхмәтләр яусын бу балаларга, – диде ул Фазилә белән Венерага күрсәтеп. – Бер дә ялгызымны калдырмыйлар. Гомумән, бөтен туганнарым якын итә, апабыз, дип ярдәм итәргә әзер тора. Үземнең балаларым булмаса да, шулар белән үземне бай хис итәм. Тормыштан бик канәгать мин, Аллага шөкер.

Рәшидә Нәбиуллина Күкчә Бирәзә авылында күп балалы гаиләдә туа. Сугыш аның тормышында да эз калдыра, әтисе хәбәрсез югала, абыйсы һәлак була. Кыз дүрт сыйныф кына тәмамлап кала. 12 яшендә кирпеч заводында эшли башлый.

Сугыш чорында Иске Йортта фронт өчен әйберләр тегү фабрикасы ачыла. Рәшидә шунда урнаша. Бияләйләр, баш киемнәре тегә.

– Апа безгә әти дә, икенче әни дә булды. Без дип тормышка да чыкмады, ялгызы калды, – ди Фазилә ханым. – Үзе 12 яшьлек бала гына булса да, фабрикада тегүен дә теккән, мине алып төшеп (ул чакта 40 көнлек кенә булганмын), мине дә караган. “Бик елагач, иренемне каптырам. Иреннәрем салынып төшә иде”, – дип сөйләгәне гомер онытылмый. Кышкы айлар бит әле. Шул игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә озын гомер биргәндер аңа.

Сугыштан соң Арча промкомбинатында (“Меховщик”) эшли башлый. Иске Йорттан көн дә җәяү йөри, өйдә сарыкларны да бетерми, арып–талып эштән кайтканнан соң аларны карарга да вакыт таба. Әнисе вафатыннан соң Арчага күчә.

Хезмәт урынында аны хөрмәт итәләр. Колаклы мех баш киемнәре, мех бияләйләр тегү буенча үз эшенең остасы була Рәшидә апа. 40 еллык стажы булган хезмәт ветераны лаеклы ялга чыккач бераз гына эшли дә, сеңлесенә ярдәмгә килә, аның баласын карый.

– Үз баласы булмагангамы, кыз тумас микән диптерме, тап, тап, дип, миңа биш бала таптырды ул. Бишесе дә малайлар. Үзенеке кебек карап үстерде, кадерләде үзләрен. Бер сум акчасы булса, шуны малайларның бишесенә бүлеп бирә иде. Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле кеше ул, – диде Фазилә.

– Шуңа барыбыз да апа дип өзелеп торабыз. Кәефем юк әле, дип шалтыратса, төн уртасында булса да янына чыгып чабабыз, – дип өстәде Венера.

Бу сүзләрне елмаеп кына тыңлап торды Рәшидә апа. Бөтен гомерен шуларга багышлаган олы яшьтәге кеше өчен йөрәккә май булып ятардай сүзләрне ишетү рәхәт иде аңа.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International