Уңышка нигез быел салына
Көзге чәчү башка эшләр арасында ничектер сизелми дә кала кебек. Ә бит ул районда 20 мең гектардан артык мәйданда башкарыла. Көзге культураларга нык игътибар биргән хуҗалыклар бар.
Мәсәлән, “Ак барс” агрокомплексы”нда арышны пар җирләренә чәчәргә тырышалар. Моның өстенлекле яклары күп. Басуның бушаганын көтәсе юк, иң әйбәт срок җитте – чәчәсең, җәй буе туфрак ял итә, яхшылап эшкәртелә. Күчмә фонд арыш кына чәчәләр, запаслары да бар, артканын саталар да әле. “Курса МТСы” ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов та иң югары уңышны пар җиренә чәчкән арыш бирә, ди. Хәтта иң яхшы элгәр саналган борчак басуында да уңыш түбәнрәк.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов арышның быел республика буенча да уңышы түбәнрәк булуын әйтеп үтте. Моның сәбәпләре күп, ди белгечләр. Шуларның берсе – гербицидларны дөрес кулланмау.
– Үзенең аерым гербициды булмаган бердәнбер культура – арыш, – ди районның иң тәҗрибәле белгечләренең берсе. – Көздән гербицид белән эшкәртелгән арыш кыш хәлсезләнеп чыга, язын көч туплап китә алмый. Туфракта калган гербицидлар да тәэсир итә, шуңа элгәрләрне сайлаганда игътибарлы булырга кирәк.
Белгечләр арышны 15 августтан 1 сентябрьгә кадәр чәчәргә киңәш итә. Быел вакыт 15–20 көнгә авышып бара, дип исәплиләр. Әмма һава торышы тегеләй, болай булыр, дип берәү дә гарантия бирә алмый.
24 августка 21450 гектарның 4102 гектары гына чәчелгән килеш. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте 1900 гектарның 1750 гектарын чәчте. “Курса МТСы” – 600, “Яңарыш” ширкәте 400 гектар чәчтеләр. Унлап хуҗалыкта чәчү бөтенләй башланмаган.
55053 гектардагы игеннәрнең 21420 гектары җыйнап алынды. “Казанка” ширкәте – 75, “Курса МТСы” ширкәте – 71, “Яңарыш” ширкәте – 63, “Үзәк” ширкәте 58 процент мәйдандагы игеннәрне җыйнап алды.
Бер гектардан иң югары уңыш “Игенче” ширкәтендә – 48 центнер. “Кырлай”да – 41 центнер җыйнап алалар.
Көннәр әйбәт тору урып–җыю темпын арттырырга мөмкинлек бирде. Элеваторга иң күп ашлыкны Теләче районы китерә, диделәр. Безнекеләр дә соңгы көннәрдә активлашты. Әгерҗе районыннан 33әр тонналы машиналар ташый. Шуларның берсе без элеваторда вакытта килде. Лаборатория янында туктап анализ алганнан соң шоферы шундый дәү машина кузовын җәймә белән каплап куйды. Капканы узып бушатасы гына, югыйсә. Менә шундый тәртип, алардан үрнәк аласы.
“Лотфуллин З.Р.” ширкәте басуында сыйфат комиссиясе рәисе, хөрмәтле аксакалыбыз Фәнәвил абый Мусинны очраттык. “Чакыргач чыктым инде, мондый вакытта ничек өйдә утырасың?” – ди.
Һәр авылда, һәр хуҗалыкта бар бит андый тынгысыз җаннар. Аларның акыллы киңәше яшьләргә бик ярап куяр.
Ильяс Фәттахов