Республикада алдынгылар исәбендә

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Республикада алдынгылар исәбендә

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов белән очраштык.

– Бәйрәмебезне күтәренке күңел, әйбәт нәтиҗәләр белән каршылыйбыз, – диде ул. – 2016 ел йомгаклары буенча безнең берләшмә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең иң югары бәясен алды – Татарстан ветеринария хезмәтләре арасында беренче булдык. Бу безнең эшкә зур бәя һәм ышаныч, без шул яулаган үрләрдән төшмәслек итеп эшләргә тиешбез.

Арча районы республикада иң эре авыл хуҗалыгы районы, 120 торак пункты бар. Аларның һәрберсендә диярлек йорт хайваннары һәм кошлар асрыйлар. Шәхси хуҗалыкларда 13442 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4811 сыер, 446 ат, 6058 вак терлек, 45 меңнән артык кош–корт, 8756 умарта, 2429 эт һәм 3070 мәче исәпләнә. Җәмәгать секторында 37778 мөгезле эре терлек, шул исәптән 10607 сыер, 558 ат,1598 вак терлек асрыйлар.

Район ветеринария хезмәткәрләре һәр елны 100 процент күләмдә авыруларга каршы көрәш чаралары үткәрәләр. Яз һәм көз хуҗалык саен кереп йөриләр. Гражданнар белән җыеннар үткәрү традициягә керде, әлеге очрашуларда белгечләр кеше өчен куркыныч авырулар турында сөйлиләр, аларны булдырмау юлларын өйрәтәләр.

Котыру авыруын булдырмас өчен 2016–2017 елларда ветеринария хезмәткәрләре аучылар белән бергә 60 мең доза вакцина салып чыктылар.

– Безнең коллектив 54 кешедән тора, – ди Ринат Фәйзрахманов. – Баш эпизоотолог Айрат Фазлыев, лаборантлар Әлфия Кириллова, Раилә Гарифуллина, ветеринария санитары Фәридә Зиннәтуллина, Иске Чүриле, Түбән Аты, Сикертән, Курса, Яңа Кишет ветеринария участоклары һәм пунктлары мөдирләре Әдһәм Гатауллин,Фидәрис Фәйзрахманов, Рузил Әхмәтханов, Адель Газизуллин, Айдар Әхмәдуллин, ветеринария табибы Сирин Мөдәрисов, Шушмабаш ветеринария пункты мөдире Марат Закировның хезмәтләрен аеруча мактап үтәсе килә.

Республика программасы кысаларында район ветеринария лабораториясе ныклап төзекләндерелде. Соңгы елларда районда дүрт модульле участок пункты урнаштырылды.

Якын киләчәктә ветеринария берләшмәсе территориясендә иң заманча җиһазлар белән ветеринария клиникасы төзү күздә тотыла. Планнар күп, әмма алар тормышка ашырыла торган, чөнки республика җитәкчелегендә ветеринария хезмәтенең мөһимлеген аңлау бар. Ветеринария хезмәткәрләре үз эшенә бирелгән кешеләр, алар киләчәктә дә сынатмас.

Шушы мөмкинлектән файдаланып барлык ветеринария хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм! Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар телим!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International