Рухи дәва бирүчеләр

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Рухи дәва бирүчеләр

Районда халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү максатында Иҗтимагый совет әгъзалары катнашындагы эшче төркем узган атнада үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эшчәнлеге белән танышты.

– Бу Иҗтимагый совет әгъзаларының беренче тапкыр гына чыгуы түгел. Узган ел сәнгать мәктәбендә булдык, аннан спорт оешмаларының эшчәнлеге белән таныштык. Мәдәният, мәгариф учреждениеләре дә читтә калмаячак. Уңай якларын да, кимчелекләрен дә читләтеп үтмибез. Шунысы бар, проблемалар булса, соңыннан аларның күбесе хәл ителә. Иҗтимагый совет тарафыннан әйтелгән сүзгә хакимияттә бик җитди карыйлар. Гомумән, хәзер җәмгатьчелек фикере күбрәк исәпкә алына, – диде Иҗтимагый совет җитәкчесе Ринат Һидиятов.

57 китапханәнең барысына да йөреп чыкты Иҗтимагый советның эшче төркеме. Әлегә кадәр мондый күләмдәге тикшерү үткәне булмаган. Социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя ике төрле генә – я канәгатьләнерлек, я канәгатьләнмәслек. Китапханәләр системасы эшчәнлеге ничек бәяләнгән? Арча үзәк китапханәсендә үткән Иҗтимагый совет утырышында шул хакта сөйләшү барды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.

– Бүген китапханәләргә гражданнарның мәгълүмат алуга бәйләнеше булган конституцион хокуклары үтәлешен тормышка ашыру, китапларда тупланган мәдәни кыйммәтләрне халыкка җиткерү кебек зур җаваплылык йөкләнә, – диде Ринат Һидиятов. – 38 меңнән артык укучысы булган (бу район халкының 73 процентын тәшкил итә) район үзәкләштерелгән китапханәләр сис- темасына нинди бурыч куелганлыгы барыбызга да аңлашыла.

Китапханәләр системасында соңгы елларда үзгәрешләр бик зур. Барлык китапханәләр компьютер аша интернетка ялганган, “Руслан”, “Линк” программалары урнаштырылган, матди–техник база елдан–ел байый, “Милли электрон китапханә” порталында үз сайтлары бар, бер–берсе һәм Казан белән интернет аша күреп аралашалар. Кадрлар потенциалы да үсештә. 77 китапханәченең 52се югары, 23е махсус урта белемле, стажлы, китапны пропагандалауга зур көч куючы, үз эшләренең осталары.

– Тагын бер игътибарга лаек урын бар – китапханәчеләр район, республика бәйгеләрендә, конференцияләр, семинарларда чыгышлар ясыйлар. Халыкка хокук белемнәрен пропагандалау буенча да проектлар тормышка ашырыла, инновацион эшчәнлек буенча грантлар алына, – диде Ринат Һидиятов.

Китапханәләрнең эше халык күз алдында. Берара интернет халыкны китаптан аера башлаган иде. Әмма хәзер, киресенчә, китапка кире кайталар. Бу өлкәдә китапханәчеләрнең дә хезмәте зур. Илдус Сәгъдиев аларны “халыкка рухи дәва бирүчеләр” дип атады. Утырышта Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова башкарган эшләре белән таныштырып үтте.

– Өстәмә хезмәтләргә, халык арасына чыгып китапларны пропагандалауга зур урын бирелә. “Әдәби мәйдан”нар, иҗади берләшмәләр, клуб-лар, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар, әдәби тематикага төрле чаралар, балалар өчен кичәләр һәм башкалар – бар да шуның билгесе. “Ак калфак” оешмасы уңышлы гына эшләп китте. Һәр китапханәдә аны беренче урынга куялар, гореф–гадәтләрне яшь буынга җиткерү өстендә эш алып баралар, – диде Лилия Фазылова.

Утырышта Рамил Гарифҗанов “Ак калфак”ка һәр тармактан бер җаваплы кеше билгеләргә, хезмәт күрсәтүнең яңа формаларын табарга, чаралар турында интернет челтәрләрдә чагылдырырга, радиодан чыгышларны активлаштырырга, истәлекләрне барлау максатыннан өлкәннәрдән яздырып алырга, проектларда барлык кешене катнаштырырга кирәклеге турында әйтте. Югалган авыллар тарихын барлау турында да сүз булды.

Үзәк китапханәләр системасы эше канәгатьләнерлек дип табылды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International