Пляж волейболы буенча ярышлар узды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Яңа Кенәр авылында 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Ярышлар быел Арча районы волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев тырышлыгы белән төзелгән пляж волейболы мәйданчыгында үтте. Егетләр арасында 1нче һәм 2нче урыннарда Яңа Кенәр (тренеры Тәлгать Әхмәтов), 3нче – Казанбаш (Рәшит Сафин), кызлар арасында 1нче һәм 2нче урыннарда Яңа Кенәр (Гүзәл Әхмәтова), 3нче урында Арчаның 1нче мәктәбе (Рәшит Сафин) командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International