Питомникта урам бәйрәме узды

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Питомникта урам бәйрәме узды. 19 август көнне күл янында Урам бәйрәме гөрләп узды. Җыр-моңга күмелгән бәйрәмдә халык рәхәтләнеп ял итте, ә гүзәллек тудыручылар бүләкләнде. “Иң чиста урам” дип Болын урамы табылды.

“Бәйрәмне оештыруда көчләре кергән Ибраһим Сабиров, Альберт Хәкимов, Нурия Гыймадиева, Әнәс Әхмәтгәрәев, имам-хатыйб Илгизәр хәзрәт Хөсәеновка, җырчыларга, концертта катнашучыларга һәм йорт-җирләрен гүзәллеккә күмеп яшәүче, бүгенге бәйрәмне үткәрергә “мәҗбүр итүче” авыл халкына рәхмәт, — ди питомник клубы директоры Нәсимә Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International