Узган атнада Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым республикабызның иң яхшы 52 гаиләсен кунакка кабул итте. Алар арасында Арчадан Зилә һәм Булат Мортазиннар да бар иде.
10 елдан артык гомер итүче, кунаклар арасында иң яшь гаилә булган Мортазиннар өлкән буын әти-әниләрен хөрмәт итеп, аларның киңәшен тотып, тирә-яктагыларга һәрчак киң күңелле, ярдәмчел, үрнәк гаилә булып яши.