Ирегеннән мәхрүм ителде

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Ирегеннән мәхрүм ителде

2016 елның октябрендә Арчада яшәүче 39 яшьлек Альбина Назаретян, сәламәтлеккә кеше тормышы өчен куркыныч булган авыр зыян китергәне өчен, 2 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

Әлеге җәза 2 елга сынау срогы, өстәмә бурычлар белән билгеләнә.

Сынау срогы чорында хөкем ителүче җинаять–башкару инспекциясе контрольлегендә була.

Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, Назаретян гел тәртип һәм җәза үтү шартларын боза, яшәү урынында тискәре яктан характерлана, эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана. Билгеләнгән көннәрдә теркәлүгә килми, күзәтчелек органына әйтеп тормыйча яшәү урынын үзгәртә.

Элегрәк аңа карата төрле тәэсир итү чаралары кулланыла, әмма тиешле нәтиҗә ясамый.

Җәза үтү шартларын сис- темалы рәвештә үтәмәгәндә, закон хөкем карарын юкка чыгарып, иректән мәхрүм итү урынына җибәрүне күздә тота.

Бу очракта да шулай булды. Суд А.Назаретянга карата хөкем карарын юкка чыгарды, аны җәза үтү өчен 2 елга гомуми режимлы колониягә җибәрде.

Суд карары әлегә көченә кермәгән.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International