Ирек Минзин грант отты
Яшәгән җиреңнең матурлыгын күрәсең килсә, читкә чыгарга кирәк. Шунда күрәсең инде, безнең шәһәр кебек чиста, матур, яшеллеккә, чәчәккә күмелгән торак пункт бик сирәк. Бу гүзәллекне тудыруда территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең дә өлеше зур.
“Көнбатыш”, “Көнчыгыш”, “Үзәк”, “Питомник”, “Көньяк” үз- идарәләре җитәкчеләре Ирек Минзин, Ринат Сафин, Рәмзия Хәмидуллина, Ибраһим Сабиров, Эльвера Сергеева – сайлап алынган кебек, үзләренә йөкләнгән бурычны күңелләрен биреп, халыкка игътибар һәм ихтирам күрсәтеп, чын күңелдән башкаралар. Әйе, сайлап алынган кебек, чөнки бар кешегә дә андый оештыру сәләте, осталык бирелми.
Шушы биш җитәкче карамагында дистәләгән урам, меңләгән кеше. Һәрберсе белән аралашып, аларның холык–фигыльләрен, шөгыльләрен белеп, халык арасына чыга- рырга, танытырга тырыша алар. Моның өчен берсеннән–берсе кызыклы чаралар, спорт ярыш- лары, бәйгеләр оештыралар, үзидарәләренә кергән кул эше осталарын, талантларны барлыйлар. Балалар, яшьләр арасында гына түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә читтә калдыр- мыйлар.
Шәһәребезне бизәүдә зур өлеш кертәләр, дидек. Яшелләндерү, төзекләндерү турында гына сүз бармый монда. Арчада, Арча станциясендә соңгы елларда гына күпме балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Алар да Ирек Минзин, Ринат Сафин, Рәмзия Хәмидуллина, Ибраһим Сабиров, Эльвера Сергееваның тырышлыгы нәтиҗәсе. Хәзер акча каян алалар, дигән сорау туа. Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасында барган республика бәйгесендә катнашып, грант отып, шул акчага эшлиләр. Җитмәсә, район, шәһәр җитәкчелеге булыша. Булдырам дип йөргән кешегә берни дә жәл түгел.
Алдагы елларда Ринат Сафин, Рәмзия Хәмидуллина, Ибраһим Сабиров, Эльвера Сергеева әлеге бәйгедә призлы урыннар алып, грант оттылар. Шул акчага балалар мәйданчыклары ясаттылар.
– Хәзер чират Ирек Минзинда. Бердәмлектә көч, диләр. Һәрвакыттагыча, бергә булсак, җиңәчәкбез, – дигән иде май аенда “Көнбатыш” бистәсендә үткән бер чара вакытында Рәмзия Хәмидуллина.
Ирек Минзин һәрнәрсәгә җаваплы карый. Берәр чара оештырырга планлаштыра икән, ул аны энәсеннән җебенә кадәр, бөтен нечкәлекләрен исәптә тотып эшли. Җырчыларын да таба, биючеләрен дә, үзидарә территориясенә кергән предприятие, оешма, учреждениеләрне дә тарта, халыкны да туплый...
– Бу эш миңа ошый, – ди ул. – Туктаусыз хәрәкәттә. Халык белән аралашырга да яратам.
Нәтиҗәсе күз алдында – быелгы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре арасындагы республика ярышында “Көнбатыш” территориаль үзидарәсе җитәкчесе Ирек Минзин призлы икенче урынны яулады һәм грантка лаек булды. Аны чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Гөлсинә Зәкиева