Республика бәйгесендә
24 августта районыбызның “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте базасында мөгезле эре терлекләрдән үрчем алу буенча технологларның республика конкурсы узды. Бирегә үз районнарындагы ярышларда җиңүче булган 43 белгеч килде.
Әлеге чарада республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, министрлыкның нәсел эше буенча идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов, “Элита” нәсел берләшмәсе җитәкчесе Фәннур Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Бәйгедә безнең район данын “Северный” ширкәтеннән Равил Хаҗиев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Зөлфия Миннеханова яклады.
Конкурс дүрт этапта узды. Беренчесендә һөнәрнең теоретик базасын ничек белүеңне күрсәтергә. Икенчесендә лаборатория шартларында эшләп күрсәтергә кирәк иде. Өченче этапта – практик күнекмәләр. Соңгысында хисап эшен ничек белүләрен ачыкладылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Нәҗип Хаҗипов тапшырды. “Республика буенча бер сыердан уртача савымны 6 мең килограммга җиткерү бурычы тора, – диде ул. – Терлекчелек тармагы алдына куелган бурычларны тормышка ашыруда сезгә зур өметләр баглыйбыз. Бирегә үз эшенең чын осталары җыелды, җиңүчеләрне ачыклау шактый кыен булды”.
Конкурста мөгезле эре терлекләрне европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыручылар арасында беренче урынны “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Зөлфия Миннеханова яулады.
Зөлфиянең терлекчелектә 22 ел стажы бар, шуның 14 елын технолог булып эшли.
– Бозау алу да, ит тә, сөт тә, хуҗалык кассасына керәчәк акча күләме дә шушы һөнәр ияләре хезмәтенә бәйле, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов.
Безнең районнан бәйгедә катнашкан Равил Хаҗиев 35 ел терлекчелектә, 10 ел технолог. Заманында баш зоотехник та булган кеше, югары белемле, институтны кызыл дипломга тәмамлаган.
Кунаклар да, район башлыгы Илшат Нуриев та республика конкурсының оешкан төстә, яхшы әзерлек белән үтүен әйттеләр, рәхмәт белдерделәр.
Ильяс СӘХӘПОВ