Комбайнчыларга бүләкләр
“Арча” муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 27 августта соңгы бишкөнлектә игеннәрне урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Марат Абдуллинга, “Курса МТСы” ширкәте комбайнчысы Рәис Камалиевка, “Кырлай” ширкәте комбайнчысы Ринат Нәфыйковка, “Северный” ширкәте комбайнчысы Мидхәт Мифтаховка, “Тукай” ширкәте комбайнчысы Рәдиф Сәфәровка Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырды.
Район җитәкчесе хуҗалыкларда булганда җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашты, урып-җыю, чәчү һәм башка кыр эшләренең барышы белән кызыксынды, киңәшләрен бирде.