ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2024 ел
шимбә

«Киләчәк Уеннары» кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең Беренче Бишлеге ясалган уникаль открыткаларны бушлай җибәрделәр. Россия почтасы Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр диджитал-форматта узган  дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды

2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә "Киләчәк уеннары"на багышланган нәфис марка чыга. Анда цифрлы ялкын мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

22 сәгатьтән 22 февральдә сәгать 10га кадәр 2024 елның 23 февралендә

23 февраль төнендә һәм иртәсендә Татарстан Республикасында:

урыны белән томан;

көньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы -25 , - 30 кадәр төшү мөмкинлеге бар.

2024 елның 22 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасы -25-29 градуска кадәр төшүе көтелә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Салкыннан һәм өшүдән саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, Йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга кирәк.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Россия зур, әмма инде кар куярга урын юк, дип көлешә халык. Шулай бер көн безнең Большая урамында (чиркәү арты) зур бульдозер каршыма килә: карны эттереп 1-2 метр бара да, чүмече белән карны читкә алып куя, тагын 1-2 метр бара да... Шунсыз булмый.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе – Татарстанда 30 елга якын уздырылып килүче республикакүләм чара

Быел бу бәйгенең зона этабы Арча районында оештырылды. Районыбыз Мәдәният йортына Арча, Саба, Теләче, Кукмара, Әтнә, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч районнарыннан катнашучылар җыелды.

Риман Гыйлемханов: «Монда минем рухи бишегем»

Якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Габдулла Тукай  мирасын саклау һәм үстерү фонды рәисе, “Ватаным Татарстан“ газетасы журналисты Риман Гыйлемхановның юбилеена багышлап Арчада үткәрелгән искиткеч матур кичә турында язманы Татарстан халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров сүзләреннән башлыйсы килә.

Табиб, шәфкать туташы булырга теләүче мәктәп укучылары өчен район үзәк хастаханәсендә “Ачык ишекләр” көне булды.

40лап укучы. Алар башта поликлиниканың өченче катындагы залга җыелдылар. Биредә алар район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, реаниматолог Ринат Урманов, невролог Азат Вафин белән очраштылар.

Бүгенге көндә “нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән

3 февраль көнне Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Нур” балалар телерадиостудиясенең 15 яшьлек юбилее узды.

Арчадан әфганчы Илнур Яруллин хәзерге вакытта яңадан махсус хәрби операция барган зонада. Үз төркемендә мәгълүматлар җибәреп бара

Луганскида госпитальдә булды, егетләребез, командирлары белән очрашты, аралашты. Хәзерге вакытта ул Ростовта. “Ниһаять, бүген йокладым. Алда бик авыр эш көтә. Аннан юлга чыгам. Йөк белән”, – дип язган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International