1нче сыйныфтан... фәнни эш

2024 елның 23 марты, шимбә

Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларда “Хыяллан. Иҗат ит. Тикшер. Өйрән. Үсештә бул” дигән атналык үтте.

“Әлеге атналык кысаларында без ел да фәнни-гамәли конференция үткәрәбез, – дип сөйләде башлангыч сыйныфлар укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Альбина Гайнетдинова. – Укучыларны проект эшләрен язарга өйрәтәбез. Ә иң яхшы эшләрне фәнни-гамәли конференциягә тәкъдим  итәбез. Алга таба балалар район һәм республика конкурсларында һәм конференцияләрдә катнаша”.

Башлангыч сыйныф укучылары үзләре сайлаган тема буенча өйрәнү эшләре алып барганнар һәм билгеле бер нәтиҗәгә килгәннәр. Кызыклы темаларны сайлаганнар. 2В сыйныф укучысы Инсаф Галимҗанов хәтта узган гасырда бабасы Таһирҗан хоккей уйнаган 124 “яшьлек“ кәшәкә таягын алып килгән.  Үзе дә хоккей секциясенә йөри. Ул “Хоккейчы коралы – кәшәкә таягымы, әллә осталыкмы“ дигән тема буенча чыгыш ясады. Җитәкчесе – укытучы Гүзәл Ахунова. Әлбәттә, иң мөһиме – шөгыль, даими рәвештә хоккей уйнасаң гына – осталык әнә шуннан килә. Дөрес, хоккей таягың да җайлы булырга тиеш. Әмма хоккей таягың гына шәп булып, хоккей уйнамасаң, осталык үзеннән-үзе килә алмый. Ә 124 “яшьлек” кәшәкә таягы үзе бер тарих. Анысы сөйләшү өчен аерым тема. Шулай итеп, хоккейчы коралы – кәшәкә таягы да һәм осталык та!

3В сыйныф укучысы Данияр Нигъмәтҗанов өйрәнгән “Яңа тормыш яки йомыркадан чеби чыкканчыга кадәр үтелгән юл” темасы да кызыклы. Җитәкчесе – укытучы Лилия Әхмәтгалиева. Тавыкның йомырка өстендә утырып, чеби чыгарганын беләбез. Ә менә тавыктан башка  йомыркадан чеби чыгарып буламы? Данияр тавыктан башка да йомыркадан чеби чыгарып булганын  раслап күрсәтте. Үзенең эшен видеога төшереп барган. Башта авылдан алып килгән 36 йомырканы электр белән эшли торган җайланма-инкубаторга тезеп куеп, тиешле тәрбияне биреп, 21 көн үткәнен көтә. Конференциядә видеодан күкәйдән чеби чыкканын карау бигрәк тә кызыклы булды. “Минем гипотеза расланды, – дип сөйләде Данияр. – Тавыктан башка да йомыркадан чеби чыгарып була. Аның өчен электр җайланма-инкубатор, тиешле температура һәм вакытында йомыркаларны әйләндереп тору кирәк. Ә менә тавыктан башка йомырканы беркаян да алып булмый. 21 көннән соң 36 йомыркадан 36 чеби чыкты. Авылга кайтардык. Алар үсеп җитте. 28 тавык һәм 8 әтәч. Хәзер тавыклары йомырка сала”.

 Кәгазь кап белән полиэтилен капның аермасы нәрсәдә? Алар чүп буларак күпме вакыт таркала, юкка чыга? 3В сыйныф укучысы Зәлия Дәүләтшина “Киләчәк турында бүгеннән уйлыйм“ дигән проект эшендә нәкъ менә шул теманы өйрәнгән. Укытучысы – Лилия Хөснетдинова. Ә бу һәркемне уйландыра торган тема. Зәлия каплар белән тәҗрибә ясый. Ике савытка туфрак салып, берсенә кәгазь капны, икенчесенә полиэтилен капны күмеп куя.  Вакыт-вакыт  туфракны актарып карый. Санаулы айлар эчендә кәгазь кап таркала. Ә полиэтилен капка бернәрсә булмый. Аңа таркалырга йөзләрчә ел кирәк. Табигатьне саклау, экологик яктан, әлбәттә, кәгазь каплар файдалы. Зәлия үзенең фәнни эшендә әнә шуны исбат итте. Кызганыч, тормышта полиэтилен капларны җитештерү, куллану дәвам итә.

Фәнни-гамәли конферен-циядә үз эшләре белән тагын менә кемнәр чыгыш ясады: 1А сыйныфыннан Вячеслав Крайнов (укытучысы Резедә Кашапова), Даяна һәм Динә Әхмәтҗановалар (1Б, Евгения Мартьянова) “Минем нәсел җебем” дигән тема буенча өйрәнү эшләре алып барганннар. Әскәр Әхмәтҗанов (2А, укытучысы Алия Галимҗанова) – “Велосипедка каршы электросамокат”, Сабит Гарипов (2Б, Валентина Плотникова) – “Велосипедның кеше сәламәтлегенә йогынтысы”, Амелия Купревич (3А, Алия Һидиятуллина) – “Фигуралы шуу”, Диана Мостафина (4В, Гөлнара Гаранина) – “Өй шартларында микрояшеллек үстерү”, Алиса Гарәпшина (4А, Альбина Гайнетдинова) –  “Йогурт“ны тикшерү”, Зәлинә Фәйзрахманова (4Б, Илүсә Фәтхуллина) – “Спорт ничек  кеше миенә тәэсир итә”. Һәр чыгыш кызыклы булды. Алар турында язып бетереп кенә булмый, сүз озынга китәчәк. Жюри әгъзалары чыгышларны бәяләп, сораулар биреп утырды. Алар читтән чакырылган иде. Соңыннан нәтиҗә ясадылар. 

 Мәктәп директоры Эльмира Сафина үзе дә чыгышларны тыңлады.  Ахырдан балаларга, әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп, дипломнар тапшырды, бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International