27 августтан бирле Россия Почтасы Курск һәм Белгород өлкәләренә Татарстаннан бушлай 969 посылка илтеп тапшырган.
2024 елның 17 октябре
17 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан (Казанда да) көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булу ихтималы бар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Бозлавык вакытында:
Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 16 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр аучылык биләмәләрендә ауның барлык төрләрен гамәлгә ашыруга вакытлыча тыю кертелүен искә төшерә. Ике атна дәвамында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә профилактик рейд чаралары үткәрәчәк.
2024 ел башыннан Татарстанда инвалидлыгы булган 3 070 граждан электрон сертификатлар ярдәмендә 200 меңнән артык берәмлек реабилитацияләү һәм протез-ортопедик эшләнмәләрнең техник чарасын алды. Бу максатларны тәэмин итү өчен Социаль фондның Татарстан бүлеге 274,5 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Характер билгеләре, тышкы кыяфәт кайвакыт буыннар аша генетик дәрәҗәдә тапшырыла. Бүген гаиләнең шәҗәрә агачын өйрәнү аеруча актуаль күренеш.
2024 елның 15 октябренә
2024 елның 14 октябрендә 18 сәгатьтән 2024 елның 15 октябрендә 18 сәгатькә кадәр
Казан Буенча:
Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-2, түбән урыннарда -3..-5˚.
Көндез максималь температура +9..+11˚.
тапкыр бирелә торган түләү алды
Ел башыннан 20 442 мең гаилә бала тугач бирелә торган пособие - бер тапкыр күрсәтелә торган ярдәм чарасы алды, аны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ата-аналарның берсенә бирә. Әлеге төр түләүне финанслауга барлыгы 502 млн. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Быел «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 11 ярминкә чарасы уздырылган. Анда 432 үзмәшгуль катнашты. Республика көненә иң зур ярминкәгә 120 үзмәшгуль кеше җыелган, аларның кереме 3 млн сумнан артып киткән.
НПДдагы шәхси эшмәкәр - үз эшчәнлеге буенча үзмәшгульләргә карата кулланыла торган салым режимын куллана ала торган эшмәкәр. Бу статус бизнеска эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күбрәк инструментлар булдырырга мөмкинлек бирә, мәсәлән:
Рамилә Вәлиуллинаны район башлыгы котлады
“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә узган өченче Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар конкурсында өченче урынны яулады.