ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Районыбыз укытучылары һәм бу өлкәдә эшләгән ветераннар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте 

3 октябрь көнне район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан тантана булды.

Арча шәһәрендә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашында “Урманны саклыйк“ Бөтенроссия акциясе үтте.

Гармун моңыннан башка нинди “Ат көне” инде ул! Җигүле атлар янында өздереп гармун уйныйлар!

Мондый күңелле манзарага ничек килми каласың! Әнә Балтачтан Мансур Сәләхов бизәлгән, җигелгән аты белән ел саен киләм, йөрәк түзми, килми кала алмыйм, ди. Атын бизәп тә караган! Аты исәнләшкәндәй башын селкегән саен кыңгыраулары чыңлый...

Света Мөбарәкшина: “Бүген яңгыр ява. Тәрәзәгә карап мин елыйм. Минем белән бергә табигать тә елый. Бар да ана йөрәгендә бит”

Ике улын, башта Фирзәрен, аннан Искәндәрен махсус хәрби операция зонасына озаткан ана күңеле сабыйлары өчен телгәләнә.

Айдар Баһавиев: “Комиссиянең бурычы – кеше тормышын саклап калу. Арчада яшәүчеләрнең дә, килгән кунакларның да”

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

7 октябрьдә “Йөкле хатыннар көне” булды.  Шул уңайдан Арча сәнгать мәктәбенә булачак әниләрне җыйдылар

Ишек төбендә берәү: “Монысы нинди бәйрәм икән тагын?” – дип, аптырашлы соравын бирде. Мин дә сүзсез калмадым: “Белгеч киңәшләрен, яңалыкларны тыңлап, концерт карап, күңелле һәм файдалы очрашу булачак ул”, – дидем.

Туган авылыма киттем. Автобустан балачак күршем Венера кызы Илүзә белән бергә төштек, юлда сөйләшеп бардык.

Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлыйм!

Әңгәмәдәшебез – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров

Айрат Фиркатович, авыл хезмәтчәннәре бәйрәме алдыннан быел башкарылган эшләр  турында сөйләшеп алыйк әле.


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

10 октябрьдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.

 

 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International