ЯҢАЛЫКЛАР



18
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан булганда: Әгәр дә сез табигатьтә томанның куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра.

Дан-шөһрәтләр Ватаны син, Арча!

Районның Шәрәфле гражданнары дигән мәртәбәле исемгә лаек булган кешеләрнең һәркайсын күреп беләм. Әмма болай бергәләп  җыелганнарын күргән юк иде әле.

Республика буенча 78 яңа авыл җирлеге бинасы төзелгән (шуларның икесе Арча районында), 248е (дүртесе безнең районда) ныклап төзекләндерелгән

12 сентябрьдә Яңа Кишеттә авыл җирлегенең яңа бинасы үз ишекләрен ачты. Тантанада авыл җирлекләре башлыклары катнашты, кунаклар да кайткан иде.

Бу бәйрәм генә түгел, бу атка, хуҗаларына, җайдакларга игътибар да

Яңа Кырлайда “Ат көне” буласы алдан газетага бирелде, электрон челтәрләргә таратылды. Казаннан артистлар киләсе булгангамы, көн әйбәт иде – шуңамы, әллә ат ярышларын яратучылар бихисап – халык күп килде.

Дәресләр алып бара, шигырьләр, көйләр иҗат итә, дәрәҗәле бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керә – болар барысы да Арчаның алтынчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришад Сәйфетдинов турында

Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова

– Чулпан Равиловна, искә төшерик әле, грипп нинди чир ул?

– Грипп – грипп вируслары тарафыннан барлыкка килгән, борын, тамак һәм кайвакыт үпкәләргә зыян китерә торган инфекция чире ул. Вирус йоктырган кеше чирне җиңел яки авыр үткәрә, ә кайбер очракта, кешедә башка авырулар булганда һәм чир катлауланган очракта грипп үлемгә дә китерергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, Европада грипп-тан елына якынча 70 мең кеше үлә.

Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин үрнәгендә тәрбияләнгән егетләр яу кырында югалып калмый. Исән дә булсалар икән...

Яңа Кишет мәктәбендә махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган Алмаз Сәлахиев һәм Фирдүс Гарипов исемнәрен мәңгеләштереп, истәлек тактасы ачылды.

Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе күз алдында. Әмма аларның саны кимү ягында түгел.

Җәмәгать суды тагын биш кешене административ хокук бозуда гаепле дип табып, аларга карата тиешле карар чыгарды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе:

Туман вакытында:

Әгәр Сез, табигатьтә булганда, туманның куелуын күзәтсез, урманда яки сусаклагычта юнәлешне югалтмау өчен чаралар күрергә кирәк.

Туман юл хәрәкәтенең барлык катнашучыларына да куркыныч тудыра. Автомобиль белән туманда хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корудан, озатудан, озатудан баш тартырга кирәк.

Туман шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Туманның ераклыкны кисәтүне исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттырырга, тизлеген киметергә кирәк.

Кискен т-дан качырга кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International