Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов бу көннәрдә хуҗалыкларда еш була.
Арча станциясендә Көньяк урамы, 60/1а йортында (татар зираты янында) табиблык амбулаториясе ачылды.
Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Табиблар, шәфкать туташлары, шул тирәдә яшәүчеләр дә килгән иде. Бу бинада аптека да булачак. Халык бик сөенде.
Республикада, шул исәптән Арча районында күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел бу җаваплы эшкә безнең районда “Татстройинвест” ширкәте дә (җитәкчесе Рәмис Сәгыйтьҗанов) алынды. Күп фатирлы йортларга – газ җиһазларын, мичләрен карап – хезмәт күрсәтүче оешма бу.
16 июньдә “Ташкичү” ширкәте басуында сукачылар ярышы узды. Анда хуҗалыкларның иң оста механизаторлары катнашты.
Килә ява, килә ява, ияләнде бер болыт дигәндәй, шөкер, быел яңгырлар безне үз итте. Гомумән, яңгырлар сукачылар ярышын аеруча ярата бугай. Бер елны аны яңгыр астында диярлек уздырырга туры килде. Быелгысының, хәтта, көнен дә үзгәрттеләр. Бик матур, җиләс һавалы көндә узды ул.
Яшьләр инициативаларының Бөтенроссия грант конкурсына йомгак ясалды. Арча Укучылар Сараеның ике проекты грантка ия булды: «Мин Арча баласы» проекты-40000 сум, «Спортивное ориентирование-выбор молодых» проекты-490000 сум. Безнең командага ышаныч белдергән очен өчен рәхмәт. Бик тиздән без әлеге проектларны тормышка ашыра башлаячакбыз.
"Мин Арча баласы". Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар. Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Өченче сезонда «Үзәк» территориаль иҗтимагый үзидарәсе аша проект конкурста катнашты һәм Татарстан Республикасы министрлар кабинеты грантына ия булып, 257397 сумлык җиһазлар сатып алынды.
2022 елның 30 июне көнне сәгать 11:00дә башлап 20:00 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 30 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ белгечләре гражданнар сорауларына җавап бирделәр, әлеге программаны гамәлгә ашыруда республика халкының зур кызыксынуын күрсәтте.
Арча гуманитар-техник техникум икътисади һәм техник белгечлекләр әзерләү буенча куәтле иҗади потенциалы булган, заман таләпләренә туры килүче белем бирү учреждениесе.
“Алиһә” туй салонында киң ассортиментта зәвыклы туй һәм никах күлмәкләре сатып алырга мөмкин.
Җәй туй үткәрү өчен иң уңайлы чор дип санала. Ә туй һәркемнең күңелендә гомерлек хатирә булып саклана торган иң истәлекле көн.