ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

3-4 июнь көннәрендә Байлар Сабасында узган Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында волейбол буенча өченче урынны яулаган Арча районы муниципаль хезмәткәрләренең хатын-кызлар командасын һәм тренер Гатауллин Нияз Шәүкәт улын чын күңелдән котлыйбыз!

 


2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр бар.

Авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәсе быел Кукмарада узды. Әлеге район халкы үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Алар нинди елларда да киез итек басу һөнәрен саклап калдылар, суган үстерү буенча дан тоталар, терлекчелектә дә алдынгылар.

26 майда район Советының чираттагы утырышы узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү мәсьәләсе каралды.

“Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында Лесхоз бистәсендә модульле фельдшер–акушерлык пункты (ФАП) төзелә.

Мәчет янында бик матур урында. 2 майда фундаменты салынган. Кыска гына вакыт эчендә җыеп та куйганнар.

Симетбаш авылында туып-үскән якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинның игелекле эшләре бик күп. Шуларның берсе – Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин яшәгән йортта музей ачу.

“Әтием теләген үтәдем”, – ди Фәнис Әхмәтханов.

Корайван авылына “Ватаным Татарстан” газетасында эшләүче журналист Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Юлда йөрү, аралашу өчен рәхәт кеше ул. Аның белән мин, үзе әйтмешли, “почти” яшьтәшләр дә әле.

Арчада пионерия хәрәкәтенең 100 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

19 май – Пионерия туган көн буларак билгеләп үтелә. Быел әлеге истәлекле көндә пионерия хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты озак еллар дәвамында мәктәп укучыларының тормыш символы булып килде. Пионер җыеннары, походлар, дуслык учагы – пионерия хәрәкәте ветераннары бүген боларның барысын да зур дулкынлану белән искә ала.

Сүзем безнең мәктәпнең исемен йөрткән һәм Арчаның 1нче мәктәбендә укыган Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежков турында. Бүген аның тууына 100 ел.

Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда Арчада туган. Аның әнисе Клеопатра Михайловна Курочкина улын берүзе үстерә.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” бөтендөнья иҗтимагый оешмасы “Гаилә – иң зур бәхетем” дигән республика онлайн-бәйгесе уздырды.

Анда безнең районнан өч гаилә катнашты.

Футбол, волейбол, көрәш кебек традицион спорт юнәлешләре белән бергә райондашларыбыз арасында бодибилдинг дип аталучы спорт төре белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар. Шөгыльләнеп кенә калмыйча, Россиякүләм җиңүләр дә яулый алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International