ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 19 августында 10  нан 11 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры Александров Д. А. катнашында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү уздырылачак. Алдан язылу өчен телефон номеры:(843)590-66-36

 


13
август, 2021 ел
җомга

Безнең 11 яшьлек малай “10 мең сум акча” турында урамнан иптәшләреннән ишетеп кайтты.

 “Әни, безгә 10 мең сум акча бирәләр икән, кибеткә чыгып, миңа футбол уйнарга яхшы туп, аякка бутсы, капкада торырга перчатка алырбыз әле!” – димәсенме!

30 градуска җиткән эссе көннәре белән җәй дәвам итә.

Ара-тирә яңгырлар явып киткәли. Иген басуларында – икмәк, люцерна басуларында – бал исе. Арча шәһәренең Т.Гыйззәт урамыннан шомырт чәчәк атты, дип шалтыраттылар.

Җәй башында Арчадагы ресторан, кафе хуҗаларының берсе белән сөйләшкән идек. “Нинди затлы чәчәкләр алып кайтып утырттык, шуларны урлыйлар, нинди хәл инде бу?! Берәр язма әзерләп булмасмы икән? ” – дип борчылып сөйләде ул. “Ул тирәдә видеокамералар юкмы?” – дип сорадым. “Юк шул”, – диде ул. Аннан: “Ярар инде, газетага да язарга кирәкми. Чәчәк урлаучы ул газета укымый”, – диде. Бүген ул тирәдән чәчәкләренә сокланып карап үтәм. Яраннары бигрәк матур!

Шура авылында өч йорт янган, дигән хәбәр безгә көне-сәгате белән килеп иреште. Юлга кузгалдык.

Район үзәгеннән 50 км ераклыкта урнашкан авыл эченә кергәч туктадык.

Редакция каршында гына яшәгән Софья Завьялова (Любина) бакчасын күптәннән күрәсем килә иде. 

“Мин исән чакта файдаланып калыгыз, алыгыз, үстерегез”, – дип иремә крыжовник үсентесе биргән иде ул.

Җәй җиттеме, бакчада эшләр башлана. Утырту, чүп утау, корткычларга каршы көрәш һәм башкалар.

2008 елның 25 декабрендәге “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль законның 13.3нче маддәсе оешмаларны коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләргә һәм тормышка ашырырга мәҗбүр итә.

Августның беренче көнендә Хәсәншәех авылында бер хатын-кыз ындыр табагына эшкә килә.

“Росгвардия” һәм полиция хезмәткәрләре Арча шәһәрендә элек хөкем ителгән ир кешене машина урлап китүдә шикләнеп тоткарладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International