Кызганыч, янгыннар булып тора. Соңгы вакытта гына да Носы, Пөшәңгәр, Иске Ашыт, Шура авылларында, Арчада янгыннар чыкты.
Кайчандыр Венета авыл җирлегенә ун авыл кергән, һәрберсендә мәктәбе, клубы, кибете булган. Ә хәзер?
Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев “Әлифба” авторы Сәләй Вагыйзовның туган авылы Байтуганда булып кайтты.
Аның белән бергә Арча педагогика көллиятенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Әлфия Төхфәтуллина һәм 341нче төркем студенты Җәмилә Садриева дә барды.
19 августта Арча муниципаль районында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы, комиссия рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Быел Арча районында яшәүче Ленар Гаптрахманов транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен суд карары белән административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта суд аңа 30 мең сум штраф сала, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итә.
5 август белән 6 август арасында билгесез кешеләр “Интернет” челтәрен, төрле абонент номерларын файдаланып Н.га кредит рәсмиләштерәбез дип алдыйлар.
Милке: йорты, фатиры, җир кишәрлеге, автомобиле, тупланган акчасы һ.б. булган һәр гражданин үзе исән вакытта алар белән теләгәнчә эш итәргә хокуклы.
Бер якшәмбедә бөтен гаиләбез (оныклар, кияүләр белән 14 без хәзер), туганнар белән Каенсар ягына ял итәргә барган идек. Искиткеч матур бит безнең туган ягыбыз! Ул оныклар рәхәтләнде су коенып!
Балаларны һәм яшьләрне хәзерге көннең актуаль мәсьәләләрне формалаштыруга җәлеп итү, аларның иң перспективалы проектларын һәм башка мөһим инициативаларын ачыклау, аларның социаль активлыгын һәм хокукый культурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил 2021 елның 15 июленнән 15 октябренә кадәр «Балачакны яклау инициативасы» (алга таба – Конкурс) беренче Республика проектлар конкурсы уздыра.
Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы.
Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре), уку һәм иҗат коллективлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары катнаша ала.
2021 елның 12-16 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районындагы «Йолдызлы» лагереның укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Кайтам» бөтенроссия проектын (алга таба – Проект) уздыру планлаштырыла.
Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының заманча авыл территорияләре чынбарлыгына җайлаштыруның локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар, тармакның нәтиҗәлелеген арттыруга, һөнәри эшчәнлектә яңа чишелешләр һәм алымнар эшләүгә ярдәм итеп, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең мәсьәләләрен хәл итә.