ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2021 ел
җомга

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

        30 август һәрберебез өчен аерым әһәмияткә ия көн– бүген без Татарстанның төп дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез.

        Безнең республика - иҗади тырыш хезмәт һәм кыюлык таләп итә торган бурычларны хәл итәрлек көчле һәм бай регион.  Ул халыкара танылган, бөтендөнья масштабындагы иң зур һәм дәрәҗәле чаралар үткәрергә сәләтле  төбәк.


23
август, 2021 ел
дүшәмбе

Без балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән кызыксынып торабыз.

Уку елы алдыннан районның опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина белән сөйләштек.

Быел игеннәрне урып-җыюга шартлар уңай килмәде, дип берәү дә әйтә алмас.

Әле менә алдагы көннәрдә дә  40 градуска кадәр эсселек булачак, дигән хәбәрләр килеп тора.

“Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә урак өсте күптән тәмамланды инде. “Ашыт”, “Ташкичү”, “Заря” хуҗалыклары да әйбәт срокларда төгәлли алдылар.

Һәр авылның үз коесы, коелар белән бәйле хатирәләре бар.

Мин белә башлаганда безнең авылда алар икәү иде. Берсе, безнең өй янындагысы әле дә бар. Аннан су алучылар юк та бугай инде. Әмма ул әйбәт хәлдә, “өе” яңартылган, үткәннәрне хәтерләткән ядкәр булып саклана.

Безнең авылның исеме үк – Коры Айван– Корайван, суга бик бай булмаганын аңлата. Мәктәптә укыганда “Корайванның казлары суга бата”, – дип үртәргә яраталар иде.

Әгәр дә сез Арча районында яшисез һәм сезгә юридик ярдәм кирәк икән – ул ярдәмне бушлай алырга мөмкинлек бар!

“Район халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне оештырабыз”, – дип мөрәҗәгать итте  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы.

 

Район балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина алып барды. Балаларның тәртибе һәм эчкече әти-әниләрнең эшләре каралды.

Бу истәлекле вакыйга Физкультурачылар көнендә (14 август) булды.

Җәүдәт Абдулла улы Хәсәнов хөрмәтенә “Арча” спорт комплексы диварына истәлек тактасы эленде.

Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы, Арчаның күренекле тренеры, музыка белгече, педагог, 1972 елдан башлап СССР, РСФСР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Арча чемпионнары данын еракка җибәргән шәхес ул. 

Җәйнең патшасы булган чәчәкләргә багышланган бәйге безнең Инстаграм социаль челтәрендә егерме көн дәвамында барды. Берсеннән-берсе матур меңгә якын фото кабул иттек.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов белән басуларда еш булабыз, газета укучыларның сорауларына да бик теләп җавап бирә ул.

Көндезге сәгать 3тә Арчаның “Казансу” паркына “Ашыгыч ярдәм”не   хәтерләткән ап-ак “Тест–мобиль” машинасы килеп туктады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International