ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2021 ел
сишәмбе

 

“Хезмәт һәм оборонага әзер бул!” (ГТО) Бөтенсоюз физкультура комплексы оешуга быел 90 ел тулды.

Узган ялларда Арча стадионында волейбол ярышлары узды. Алар  Сергей Рысаев истәлегенә багышланды.

Сергей Рысаев Төбәк-Чокырчада авыл Советы рәисе булып эшләгән, шул ук вакытта Төбәк-Чокырча мәктәбендә физкультурадан укыткан.

Туп-туры Югары Пошалым мәктәбенә килдек. Мәктәпкә урамнарны карап уздык.

Юл уңаеннан Гөлгенә Гыйниятова: “Яңа төзелгән бик матур йорт бар. Шул курчак өен дә карап китегез инде”, – диде.

Бер атна элек редакциябездә кечкенә генә тантана булып узды. Инстаграм социаль челтәрендә узучы “Чәчәк - җәйнең патшасы” бәйгесендә җиңүче райондашларыбызны тагын бер кат котлап, бүләкләр тапшырдык.

Соңгы вакытта социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклык тарала башлады.

Бу әлеге өлкәнең киңәюе, түләүләр суммасы артуы, шулар белән бергә куллары чиста булмаган гражданнарның кызыксынуы белән бәйле.

Сентябрь җитә башлауга бәрәңге басулары, студентларны алып китәргә килгән автобуслар, улларын, кызларын армиягә озаткандай күз яшьләре белән озатып калучы аналар күз алдына килә.

Районның хезмәтне саклау буенча координацион совет комиссиясе утырышы булды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәмәтшина алып барды. Быел июль аенда “Арча МСО”сы ширкәтенең кирпеч цехында булган бәхетсезлек очрагы белән бәйле эш каралды. Чөнки бу бик җитди мәсьәлә. Сүз эш вакытында кулы имгәнгән яшүсмер вакыйгасы хакында бара.

Эчке эшләр органнары хезмәткәре  булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, теләгән һәркем полиция формасы кия аламы – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе  – шәхси состав белән эшләү буенча бүлекчә җитәкчесе эчке хезмәт капитаны Римма Нурмөхәммәтова белән әңгәмәбез шул хакта.


27
август, 2021 ел
җомга

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2021 елның 16 июненнән 12 сентябренә кадәр «Контент-марафон» республика проекты (алга таба – Проект) үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International