ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2020 ел
җомга

Бу күңелле хәбәрне безгә иң беренчеләрдән булып район яшьләр бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйретдинов җиткерде. “Әле менә яңа гына Болгардан җиңү белән кайттык, – диде ул. – Республика күләмендәге баскетболчы хатын-кызлар ярышы булды. Арчаның Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге җыелма хатын-кызлар баскетбол командасы җиңде!”

Арча педагогика көллиятендә эшләүче физик тәрбия укытучысы Зиннур Сәгыйтов: “Баскетбол башкаласы дип йөртелгән Алексеевск командасын да җиңдек!” – дип шатлыгы белән уртаклашты. Кемнәр алар безнең көчле баскетболчыларыбыз? Команда капитаны – Эльвира Широбокова, Арчаның педагогика көллиятендә укый. Гөлшат Әхмәдуллина, Инзилә Рәхимова, Алинә Мортазина, Алия Ганиева, Эльвира Хәбибрахманова, Камилия Нигъмәтҗанова, Нәргизә Хәкимова, Рәшидә Ногыманова, Динә Заһидуллина – уенчыларның күбесе Арча педагогика көллияте студентлары. Тренер Зиннур Сәгыйтов: “Атнага дүрт көн шөгыльләнәбез, – ди. – Аларның һәркайсы бер-берсен кабатламас оста уенчы”.

Халык арасында төрле сүзләр йөри. Имеш Татарстанга коронавирустан вакцина кайткан. Ул Арчага да кайткан, ди. Инде прививка ясый башлаганнар. Бушка түгел, дип әйтәләр. Теләмәсәң дә ясыйлар икән...

Әлбәттә, социаль челтәр-ләрдә язылган, кеше арасында йөргән имеш-мимешләр дөрес дигән сүз түгел әле ул. Белгеч киңәшләрен тыңларга кирәк. Шул уңайдан без газета укучыларыбыз кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан район үзәк хастаханәсенең эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова белән сөйләштек.

– Әлегә безнең Арча районына коронавирустан вакцина кайтмады, – дип аңлатты Чулпан Равилевна. – Кайтса, район халкы бушка һәм ирекле рәвештә прививка ясата алачак.

Арча район газетасында, аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасында эшләгән, Балтач район газетасы мөхәррире булган Әхәт Фазылҗанов кызыклы хәлләр турында сөйләргә ярата иде

Газеталар гадәттә төнлә басыла иде. “Социалистик Татарстан” газетасында практика үткәндә аны төнге дежурга билгелиләр. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле журналист белән. Ә ул газета басылганны көтеп тормый, ята да йоклый. Егет өчен әле бар да яңа, ул бу хезмәттә чарланмаган, кушылганны төгәл үти. Газетаның яңа басыла башлаган санын игътибар белән укый һәм ниндидер хата таба.

– Фәлән абый, газетада хата киткән! – дип өлкән хезмәттәшен уята башлый. Теге күзләрен дә ачып тормыйча: “Энем, газета хатасыз булмый ул!” – дип икенче якка борылып ята.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.         

                                Г.Тукай

Бимәр бер очы урманга терәлеп торган зур авыл булган. Урманы да нинди әле! Тайга урманнары нәкъ менә шуннан башлана. Руслар аны, “глухой лес” диләр. Утызар-кырыгар метрлы чыршылар арасыннан барганда күпме кычкырсаң да тавышың үзеңнән ары китми. Кыш көне дә катмый торган сазлыклы урыннар да бар анда. Анда торналар оя кора.

Бимәр – рус авылы. Узган гасырның җитмешенче елларында шактый йортлар бар иде әле анда. Сугыш еллары бик какшаткан авылны. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатын-кызлар үз көчләрендә вакытта нигезләрен бетермәскә тырыштылар. Тик яшьләр калмый иде инде авылда, анда аларга эш тә юк, олы юлдан ерак булмаса да, яз-көз, кышларын юл да юк. Кышкы айларда үлеп киткән әбиләрне Казанка авылында яшәүче Миңһаҗ абый зиратка кар чанасына салып илтә иде.

Йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә Түбән Кама районында ике яшьлек бала белән яшь гаилә һәлак була.

Җиңел машина белән 1992 елгы хатын-кыз идарә итә. Янында пассажирлары – 1988 елгы ире һәм ике яшьлек баласы да була. Ханым тизлекне арттырып узарга чыга һәм йөк машинасына килеп бәрелә. Өчесе дә һәлак була. Йөк машинасы белән идарә итүче тән җәрәхәтләре ала.

 Кызганыч, юл һәлакәтләре өзлексез булып тора. Иң йөрәкне әрнеткәне, аларда бер гөнаһсыз балалар зыян күрә. Агымдагы елның 11 аенда гына да республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 431 юл һәлакәте теркәлгән, шуларда 8 бала һәлак булган, 459ы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Пассажир-балалар катнашында 188 юл һәлакәте булган. Аларда 7 бала үлгән, 210 бала зыян күргән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сан ягыннан кимү турында сүз барса да, күңел тынычланмый. Чөнки һәр бала безнең тормыш күрке, һәр бала кадерле.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Күңелле очрашу булды ул. Очрашуда районның иң күренекле спортчылары, тренерлары катнашты

Россия спортчылары берлеге президенты, фехтование буенча өч тапкыр олимпия чемпионы, 9 тапкыр дөнья чемпионы Галина Горохова пандемиядән курыкмый. Курыкса, 82 яшьлек чемпион Мәскәүдән Татарстанга, безгә – Арчага кадәр спортчылар белән очрашуга килмәс иде. Алар, Олимпия чемпионнары, Арчага алтау килделәр. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Узган якшәмбедә Арчада һәм Яңа Кенәр авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узды

Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар “Милли мультfest” кинофестивалендә катнашулары турында язган идек (Әлеге язманы газетабызның 20 ноябрь санында укый аласыз). Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм “Нур”лар эшләрен бәйгегә җибәрә.

Бүген без мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына иганәчелек итү законлымы һәм аны ничек кулланып булуы турында сөйлибез

Әңгәмәдәш – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Минаева.

– Гүзәл Равилевна, газета укучыларыбыз эшсез кеше, әгәр дә якын көннәрдә эшкә урнашса, дәүләт ярдәме ала икән, дип кызыксыналар. Бу турыда аңлатып үтсәгез иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International