Бүген без мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына иганәчелек итү законлымы һәм аны ничек кулланып булуы турында сөйлибез
Законны аңлатабыз
– “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль законда мәгариф оешмаларына ирекле иганәчелек исәбенә өстәмә акчалар кертү турындагы норма юк. Бу хәзер мондый эшчәнлекнең законсыз булуын аңлатамы?
– Дөрестән дә, “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы Федераль закон юридик һәм (яки) физик шәхесләрдән иганәчелек итү буенча мәгариф оешмаларының эшчәнлеге тәртибен билгеләми. Әмма бу мондый эшчәнлек рөхсәт ителми дигән сүз түгел. Мондый мөнәсәбәтләр РФ Гражданлык кодексының 582нче маддәсендәге гомуми нормалар, шулай ук “Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында”гы Федераль закон нормалары белән көйләнә.
– Ирекле иганә-челектән акча яки башка әйберләр кертү һәм аларны мәгариф оешмалары ихтыяҗларына тоту тәртибе нинди?
– Ирекле иганәче-лектән акча кертү һәм аларны мәгариф оешмалары ихтыяҗларына тоту бары тик “Хәйрия эшчәнлеге һәм Хәйрия оешмалары турында”гы Федераль законга туры китереп кенә башкарыла. Ирекле иганәчелек юридик һәм физик затлар тарафыннан акчалата һәм акча күчерү, шулай ук товар, эш, хезмәт күрсәтү рәвешендә булырга мөмкин. Ирекле иганәчелекнең төп шарты иреклелек принцибы булып тора, киресенчә булганда әлеге эшчәнлек законсыз санала.
Акча һәм башка чаралар хәйрияченең мәгариф оешмасы җитәкчесе исеменә язган гаризасы яисә билгеле тәртиптә төзелгән бүләк итү һәм иганәчелек килешүләре нигезендә кабул ителә, анда взнос суммасы, әгәр хәйрияче күрсәткән акча һәм чараларны куллануның төгәл максаты булмаса, ничек куллану максаты чагылдырылган булырга тиеш.
Хәйрия взносының нәрсәгә тотыласын уку йорты җитәкчесе җәмәгать үзидарәсе органы белән бергәләп, бары тик учрежде-ниенең устав эшчәнлеге белән бәйле ихтыяҗы нигезендә билгели.
Мәгариф оешмасы җитәкчесе хәйрия акчасының мәгариф учреждениесенең бюджеттан тыш счетына керүен, җитәкче, мәгариф оешмасының матди җаваплы кешесе һәм хәйрияченең имзалары белән акчаны файдаланганнан соң 1 айдан соңга калмыйча иганә акчаларын файдалану турында акт рәсмиләштерүне, хәйриячеләрдән алынган һәм алар акчасына сатып алынган милекне аерым баланска куюны, мәгариф оешмаларында өстәмә финанс чаралары керү һәм аларны тоту турында ел саен халык алдында хисап тотуны, мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең акча җыюын тыюны тәэмин итәргә тиеш.
Динар Низамов,
Арча районы прокуроры урынбасары,1 класслы юрист