“Нур” телестудиясе татарча фильм төшерде

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ноябрь ахырында сайтыбызда һәм газета битләрендә районыбызның “Нур” телестудиясенә йөрүче укучылар “Милли мультfest” кинофестивалендә катнашулары турында язган идек (Әлеге язманы газетабызның 20 ноябрь санында укый аласыз). Фестивальгә төшергән фильм әзер һәм “Нур”лар эшләрен бәйгегә җибәрә.

Без Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән очрашып сөйләштек.

– Моңарчы без рус телендә фильмнар эшләп, бәйгеләрдә катнаша идек инде. Бу – татар телендә төшергән беренче хезмәтебез. Әтнәдә оештырылган татарча фильмнар бәйгесенә дип эшли башлаган видеобызны без “Милли мультfest” кинофестиваленә тәкъдим итәргә булдык. Туфан Миңнуллинның берничә истәлеген берләштереп, үзебезгә яраклаштырып, сценарий төзедек тә, кыска метражлы фильм төшердек. Тик фильмга туры килерлек актерлар табу да җиңел эш түгел. Кечкенә Туфан роленә туры килгән малайны эзләү шактый вакыт алды. Студиягә йөргәннәр арасында булмады. Шулай бер көнне, бинадан чыгып барганда, урындыкта утырган малайга күзем төште. Туризм түгәрәгенә йөрүче Әмирхан нәкъ шул рольгә туры килеп тора. Минем мөрәҗәгатьне ул кире какмады. Геройлар җыелып беткәч, Яңа Кырлай авылында фильмны төшердек, монтажладык. Бүген ул тулысынча әзер, – дип сөйләде Зөлфирә Мәннаповна. 

“Нәсел җебе” фильмын сезгә дә тәкъдим итәбез. Аны сайтыбыздан кереп карый аласыз.   

 

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International