Бүген «Россия 1» телеканалында 21.00 сәгатьтә Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлый.
Шуны искәртеп узабыз, бу фильмны төшергәндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да катнашты. 2019 елның 18 февралендә фильм Казан Кремле территориясендә төшерелде. Бирегә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 12 ат китерелде, шул исәптән татар токымлы атлар да. Атлар белән бергә ат караучылар да килде: Арча районыннан Рамазанов И.З., Хәсәнов Х.Х., Алексеевск районыннан Миндубаев М.В., Баһавиев Г.С., Балык Бистәсе районыннан Галиев Р.Г., Галиуллин Р.А., Питрәч районыннан Нуриев М.Н., Сабиров Р.Г., Теләче районыннан Хәмидуллин И.К., Хәлиуллин И.Г.) һәм биредә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Хәбибуллин А.Г. да булды. Барлык катнашучылар гримланган һәм 30 нчы еллардагы костюмнардан иде.
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Дәгъва кылучылар тарафыннан заявкалар бирү өчен сылтама буенча узарга һәм башлангыч форманы тутырырга кирәк. “Татарстан Республикасында кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге” ДБУ хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне аерым карыйлар һәм тиешле вакансияне сайларга булышалар.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Бу атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, – диде Җәббаров. – Төрле районнарда төрлечә булды ул, кайбер урыннарда көчле яңгырлар да явып узды. Гомумән алганда, көзге культураларның торышы начараймады».
2020 елның 14 апрелендә 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр
үз-үзеңне изоляцияләү чорында авыр тормыш хәлендә
калган хатын-кызлар өчен Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча “Хатын-кызлар игътибары” кайнар телефон линиясе
8 (800) 201-16-00 оештыра.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.
Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.
Россиядә 2020 елның 31 мартында Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр керде. Алар махсус режим тәртибен саклауга кагыла
РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.3нче маддәсе яңа нормалар белән тулыланды.
Без бу турыда район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән сөйләштек.
– Санитар-эпидемиология күзәтчелеге органнары күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен җәза каралган, – дип аңлатты Радик Хәбибуллин. – Махсус режим вакытында, башкалар тормышына куркыныч тудырып, санитар-гигиена кагыйдәләрен бозган, үтәмәгән өчен гражданнарга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф каралган. Вазыйфаи затларга һәм юридик зат булып теркәлмәгән шәхси эшмәкәрләргә штраф – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф. Моннан тыш шәхси эшмәкәрләрнең һәм юридик затларның 90 тәүлеккә кадәр эше туктатылачак. Әгәр дә тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче тарафыннан кеше сәламәтлегенә зыян килсә яки үлемгә китерсә (әмма җинаять билгеләре юк), ул вакытта гражданнарга 150 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына, вазыйфаи затларга – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф яки 1 елдан 3 елга кадәр квалификациясе буенча эшли алачак. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларга – 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр штраф яки 90 тәүлеккә кадәр эшләре туктатыла. Беркетмәләр төзелгән эшләрне суд карый.
Районда 55 балалар бакчасы бар. Шуның 2се ремонтка ябык. 53 бакчаның ишеге һәркөн ачык
Бу турыда безгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров хәбәр итте.
– Үзизоляция чорында хөкүмәтебез тарафыннан бакчаларга эшләргә рөхсәт, – дип сөйләде ул. – Әмма өйдә балалар янында әти-әни, әби-бабай яки караучы булганда, баланы бакчага илтергә рөхсәт юк, сакланырга кирәк. Ә инде хөкүмәтебез эшләргә рөхсәт биргән оешмаларда хезмәт итүчеләрнең балалары өйдә караучы булмаган очракта бакчаларга йөри. Районда андый гаиләләр өчен бакчаларда дежур төркемнәр оештырылды. Өйдә утырган балалар белән онлайн-тәрбия алып барырга була. Бу турыда тәрбиячеләргә әйтелде.
Бәдәр апа белән Гаяз абый Әсәдуллиннар матур итеп киенеп өйнең түрендә үк утыра. Яннарында оныклары, оныкчыклары бөтерелә. Бар да Бәдәр апаның 90 яшьлек юбилеена җыелган. Әйтегез әле, бу бәхет түгелмени? Тигезлек үзе генә дә ни тора. “Әти, сезне фотога төшерәләр, кочакла инде әнине”, – диюгә, Гаяз абый сак кына хатынының җилкәсеннән кочып алды. Күпне күргән, әмма тормыш ямен югалтмаган, бар булганга риза булып яшәгән, бүгенге тормышларыннан чиксез канәгать, кечкенә генә шатлыкны да зур итеп кабул итүче бу пар соклану уятты.
Узган атна ахырында Иске Кырлай авылында Яхиннар хуҗалыгында янгын булды. Ул сарайны көлгә калдырган, өйгә күчеп, аны яраксыз хәлгә китергән
– Ярты сәгать эчендә лапас янып та бетте. Сыер, буаз тана, үгез бозау, тавык-лар, эт, әле яңа гына алып кайткан ашлык, печән, бер машина утын – бар да янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк күз ачып йомганчы юкка чыкты.
Ут түбәдән өйгә күчте һәм түшәмдәге пычкы чүбе буйлап үрмәләде. Безнең кирпеч белән әйләндереп алынган элеккеге финский йорт. Тышкы ягына әйбер булмады, ә менә эче су сиптереп җебеде, яшәргә яраксыз хәлгә килде, – диде йорт хуҗасы Зөлфия Хөсәенова.
“Яшьлегемдә дә, балалар үстергәндә дә күргән авырлыкларыма әҗердер — бөтен рәхәт тормышым картлыгыма калган икән”, — дип каршы алды үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүчеләрне Васфикамал Минһаҗева.
Бүгенге көндә ул Арчада улы Миңнур белән күпкатлы йортта яши. Яңа фатирга, уңайлыкларына куанып бетә алмый. Көн дә балалары хәлен белеп чыга, оныклары килеп тора. 12 оныгы 13 оныкчык белән бүләкләгән инде үзен. Улы кайтышка кайнар ризык әзерләп тора, үз керен бүгенге көнгә кадәр үзе юа икән, гомумән, гел хәрәкәттә, ди кызлары. 4 бертуган арасыннан үзе генә исән-сау булып, карендәшләренә догада Васфикамал апа. “Әни телевизор да карый, радио да тыңлый, гәҗитләр дә укый, без дөньядагы вакыйгалар, яңалыклар белән аңа килгәч танышып китәбез”, — ди кызлары.