ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

Менә минем капитал”, – ди ул табыш турында сүз чыккач сыерларына күрсәтеп

Михайловка авылында яшәүче Евгений Гавриловның шәхси-ярдәмче хуҗалыгында бүгенге көндә 32 савым сыеры, 15 бозавы, 19 гектар җире, бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасы, 4 тракторы, азык әзерләү комбайны, яхшы йорты, затлы машинасы бар.

Ул үзе терлекче, үзе зоотехник, ветеринария табибы, механик, хатыны Оксана савымчы һәм беренче ярдәмчесе.

Армиядән соң контракт нигезендә 16 ел Казан танк училищесында  хезмәт итә  Евгений. Шунда гаилә кора, балалары туа. Хезмәт урынында кыскартуга эләккәч, барлыгы бармак белән санарлык йорты булган, 37 кеше яшәгән юлсыз, район үзәгеннән читтә урнашкан туган авылы Михайловкага кайтып урнаша. Яхшы йорт төзеп чыга.

Кәчедә яшәүче Марзия апа Гайнетдинова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Бер гасырны тутырырга санаулы еллар гына калган булса да, юбилярыбыз сөбханалла әле. Гәҗитләрне күзлексез укый, яхшы ишетә, тәмен белеп, матур итеп сөйләшә, истәлекләре белән уртаклаша. Чынлыкта аның күргәннәре... Тыңлап торсаң, 49 еллык укытучы стажы булган Марзия апаның язмышы – исең китәрлек.

Таҗлы вируска каршы үткәрелә торган чараларга бәйле рәвештә, быел киек кошларга язгы ау ачылмый, дип әйтәләр. Моңа казлар бик шатланыр инде, өркетүче булмагач ерак юллардан соң рәхәтләнеп ял итеп китәрләр.

Күктә тезелешеп очкан казлар күргәндә моннан шактый еллар элек булган вакыйгалар искә төшә.

Бервакыт минем янга районда аучылыкны алып баручы Җәүдәт  Нигъмәтҗанов (мәрхүм инде, урыны җәнәттә булсын) килеп керде. “Самолеттан каз аталар, – диде ул. – Саклап ятып та карадым, самолетның номерларын да язып алдым. Бу башбаштаклыкка ничек чик куярга?”

Ата улны, ана кызны белми торган чор булып алды бит әле. Яз җитеп басулар кардан арчылуга уҗым тукландырырга унлап самолет килеп җитә.

Узган ай башында район башлыгы Илшат Нуриев Арчадагы традицион каратэ осталары белән очрашты, аларга үзенең Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды һәм яшь каратистларның күрсәтмә чыгышларын карады.

Арча укучылар сараенда традицион каратэ белән шөгыльләнүләре турында хәбәрдарбыз. Хезмәттәшебез Гүзәл Зәйнуллинаның улы Мурат күп тапкырлар дәрәҗәле ярышларда катнашып, җиңүләр яулап кайтты. Танышларыбыз Миләүшә һәм Фоат Нотфуллиннарның уллары Искәндәрнең медальләре дистәдән артык. Әле 3 мартта гына да ул Новосибирскида үткән Россия Чемпионаты һәм беренчелегендә катнашып, өч беренче урын белән кайтты. Өченче көрән билбау иясе Искәндәрне  ТНВ каналында “Шаян ТВ”га кунакка чакырдылар. Традицион каратэ белән ул 2016 елдан бирле шөгыльләнә.

Мәкерле вирус тормышыбызның бар өлкәсенә үтеп керде дә, чабып барган атның тезгененнән тарткандай, бөтен дөньяны туктаткан сыман булды

Мәдәният тормышы бу өлкәдә бигрәк тә авырлык кичерә, күп кенә планлаштырылган чаралар, концерт-спектакльләрнең җәйгә кадәр сәхнәгә чыгуы да икеле. Шулай да, бу авыр сынауны халкы, тамашачысы белән бергәләп җиңәргә көч таба мәдәният хезмәткәрләре, үз-үзен изоляцияләүдәгеләр өчен концертлар хәзер онлайн рәвешендә турыдан-туры күрсәтелә башлады

Шәһәрдә күп балаларның ярты көннәре мәктәптә, икенче яртысы спорт комплексында үтә иде. Тик үз-үзеңне изоляцияләү вакытында спорт сөюче яшь дусларыбыз да аптырап калды. Спорт мәктәбенә бару түгел, өйдән дә чыгарга ярамый.

Әмма Арча спорт мәктәбе тренерлары бу хәлдән чыгу юлын тапканнар, оффлайн шөгыльләнүләр үткәрә башлаганнар. Бу хакта безгә Арча спорт мәктәбе җитәкчесе урынбасары Венера Таджибаева җиткерде.

– Спортның һәр төре буенча өйдә утырып шөгыльләнәләр. Ватсапта балалар, ата-аналар белән аралашу өчен төркемнәре бар. Шуның аша күнегүләр бирәләр. Ә балалар өйдәме, ишегалларындамы шуларны үтәп, тренерларына фотоотчет җибәрәләр, – дип аңлатты ул һәм тулырак мәгълүмат алу өчен тренерларның үзләре белән аралашырга тәкъдим итте.

"Безнең ишегалды» программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләре ишегалларының план-схемалары басылып чыкты. Программа порталында 10 апрельгә республиканың барлык муниципаль районнарындагы 341 ишегалды территорияләре проекты барлыкка киләчәк.

Сайт халыкка үз ишегалларын төзекләндерү турындагы фикерләре белән уртаклашырга һәм кире элемтәгә керергә мөмкинлек бирә. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы шартларында шулай ук халыкның тәкъдимнәре «Безнең ишегалды» программасының Бердәм кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-5-2020 кабул ителәчәк. Халыкны үз ишегалларының проектлары белән танышырга һәм кире элемтәгә керергә чакырабыз.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстанда Россия сөтенең 6%тан артыгы җитештерелә. Шуңа күрә сөт терлекчелеген үстерүгә зур игътибар бирелә. Бүген республика авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм шәхси хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 1 млн баштан артып китә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы – 70 млн сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау объектларын, махсуслаштырылган транспорт һ.б.ларны сатып алу, төзү яисә аларны модернизацияләү өчен кулланырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International